Тәрбия сәгате. Тема "Кәеф"
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Максат: 1. Укучыларны кәеф төшенчәсе белән таныштыру.
2. Начар кәефне җиңү ысулларын аңлату.
3. Укучыларда күтәренке күңеллелек, тормыштагы авырлыкларны җиңә алырлык көч тәрбияләү.

Җиһазлау: шарлар, төрле төстәге түгәрәкләр, кеше йөзләре ясалган таблицалар, сүзләр.

Литература: “ Гөлбакча” (Балалар бакчалары өчен хрестоматия), журнал “Начальная школа” 2006 ел

Дәрес планы:

1. Оештыру өлеше.
2. Төп өлеш.
а) Кәеф турында төшенчә бирү.
 Озак яшәр өчен кешегә сәламәтлек кирәк, шулай бит? Ә сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк? ( укучыларның җавапларын тыңлау)
 Әйе, сез бик дөрес әйттегез. Тик сәламәт булу өчен тагын бер әйбер кирәк. Аның турында без бүгенге тәрбия сәгатендә сөйләшербез.
 Хәзер тактага карагыз да, болар кеше йөзләре дип күз алдыгызга китерегез. Аларның һәрберсенең йөзе төрлечә. Бу нигә шулай икән?
 Нинди хисләр кичерергә мөмкин икән бу кешеләр?
 Тагын нинди хисләр кичерә ала икән соң кеше? (тактадагы сүзләр белән эш).
 Менә шушы сез санап чыккан кичерешләр, хисләр кешедә кәеф төшенчәсен китереп чыгаралар. Димәк, бүгенге тәрбия сәгатендә без кәеф турында сөйләшербез.
 Сезнең кәеф дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Әгәр сездән” Кәефең ничек?” дип сорасалар, сез нәрсә дип җавап бирәсез? (яхшы яки начар). Ә кәеф бит әле искиткеч, шәп, бик яхшы да була ала.
б) Кәефнең төсен күз алдына китерү.
 Сезнең өстәлләрегездә төрле төстәге түгәрәкләр бар. Хәзер күзләрегезне йомыгыз да, искиткеч кәеф нинди төстә булыр икән, күрсәтегез әле. Ә хәзер начар кәефнең төсен күрсәтегез.
в) Оптимист һәм пессимист төшенчәләрен аңлату.
 Зурларның да кәефләре торлечә була. Тик шулай да кайбер кешеләрнең кәефләре күп вакытта күтәренке була. Андый кешеләрне оптимистлар дип йөртәләр. Ә инде күп вакытта кәефсез йөргәннәрен пессимист диләр.
г) Л.Н.Толстойның “Бүре һәм тиен” әкиятен тыңлау, нәтиҗә ясау.
Бер укучы әкиятне сөйли. Нәтиҗә: яхшы кешенең кәефе дә әйбәт була, усал кешенеке күпчелек кәефе начар була.
 Сез дә , балалар һәрвакыт кешеләр белән аралашасыз. Нинди кеше белән сөйләшергә рәхәт, күңелле? (кәефе әйбәт булган).
 Әйе, әгәр дә кешенең кәефе шәп, йөзендә һәрвакыт елмаю булса, андый кеше белән сөйләшүе үк күңелле. Ул синең күңелсез уйларыңны тарата, сезгә ышаныч өсти. Сезгә шундый кеше белән аралашканнан соң җиңел, рәхәт булып китә, аның белән дус буласыгыз килә. Ә начар кәефле кеше белән аралашканнан соң күңелегез төшә, бер эшкә дә тотынасы килми, кеше авыруга сабыша. Шуңа күрә сәламәтлекнең нык булуы кәефтән дә тора.

Энергизатор.
 Ял итеп алганнан соң кәефегез күтәрелеп киттеме? Димәк кәфне яхшыртып та була икән. Ә хәзер мин сезгә бер хикәя укып китәм. ( “Мин ачуланам” хикәясен уку).
 Уйлап карагыз әле. Кәефен күтәрү өчен Айсылуга нишләп карарга икән? (укучыларны тыңлау)
д) Киңәшләр.
 Бик каты итеп тыпырдарга.
 Үзеңнең хисләреңне якын кешеләреңә, яки үзеңнең яраткан уенчыгыңа сөйләргә.
 Бер матур җыр җырларга, яки дәртле бию биергә.
 Күңелсез хисләрне юып төшерергә.
 Ачу белән шар кабартырга.

е) Хәзер сез шушы киңәшләрнең берсен эшләп карарсыз. Сезнең өстәлләрегездә шарлар бар. Бөтен ачуыгызны җыеп шул шар эченә тутырыгыз әле. Кемнең ачуы никадәр икән?(шарларны шартлату)
3. Йомгаклау.
 Ә кәефегез гел күтәренке булсын өчен үзегез белән нәрсә йөртергә кирәк?
 Елмаю йөртергә кирәк. Чөнки сез кешегә елмайсагыз, ул да сезгә елмаер. Димәк кәефегез дә күтәрелер.
 Бүгенге тәрбия сәгатен без матур җыр белән тәмамлыйк. (”Елмаю” җырын башкару.)

У вас нет прав для создания комментариев.