Абдулла Алиш әкиятләре
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

                        муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

                               Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 

 

 

 

  

Тема. “Бала” китапханәсендә

Абдулла Алиш әкиятләре

Сыйныфтан тыш чара

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хайдарова Сания Барый кызы

 татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

 

 

 

2015ел               

 

Тема. “Бала” китапханәсендә Абдулла  Алиш әкиятләре. Сыйныфтан тыш уку дәресе.

Максат. Абдулла Алишның тормыш юлы турында белемнәрен искә төшерү, ныгыту; әкиятләренең әһәмиятен ачыклау. Сәнгатьле һәм йөгерек уку, текст белән эшләү күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету. Укучыларда игътибарлылык, кызыксынучанлык, әкият геройларына хас булган асыл сыйфатлар тәрбияләү. “Бала” китапханәсеннән  дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белергә юнәлеш бирү, балаларны китапханә белән кызыксындыру,  китапханәнең даими һәм актив  укучысы булырга омтылыш тудыру.

Җиһазлау. Татар халык әкиятләре, Абдулла Алиш, Ганс Христиан Андерсен әкиятләре һәм башка әкиятләр күргәзмәсе, әкиятләргә иллюстрацияләр, ноутбук, экран, проектор.

Дәрес барышы.

  1.     Оештыру өлеше. Классны туплау, уңай психологик халәт тудыру.
  2.     Актуальләштерү.

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның шигырен укыйк. (Слайд ачыла)

 – Исәнмесез!

 – Саумысыз!

 – Кәефләрегез ничек?

 – Иртәнге кояш кебек.

Туган телне – татар телен –

Өйрәнергә дип килдек!

– Әкиятләр нинди була?

  •          Әкиятләр батырлар:
  •          Әкиятләр шаяннар:
  •          Әкиятләр хәйләле,

Бар бит анда ак аюлар,

Көчле Камыр батырлар.

– Әкиятләр нинди була?

Йөгерешә Җилаяклар,

Чакмый торган Чаяннар.

– Әкиятләр нинди була?

Чөнки анда зирәк Былтыр,

Тагын елак Шүрәле...

Серле, кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

Көн саен көтеп алам.

–Укучылар, сез әлеге сүзләр белән килешәсезме? (Әйе.)

– Бу дәрестә шаян, хәйләле, серле, кызык әкиятләр турында сөйләшик. Әкият нәрсәне аңлата?(Уйдырма, ялган.)

–Аның нинди төрләре була? (Тылсымлы, тормыш-көнкүреш, хайваннар турында)

– Нинди төр әкиятләр әдәби әкиятләр дип йөртелә? (Аерым язучылар иҗат иткән әкиятләр)

– Ә хәзер экранга игътибар итегез. Рәсем буенча әкиятнең исемен һәм авторын әйтегез.  (Рәсемнәр  Г.Тукай, А.Алиш, Н.Исәнбәт, Ф.Яруллин, Р.Батулла әкиятләре буенча)

– Әйе, алар әкиятләр иҗат иткән язучыларыбыз. Бүген без Алиш әкиятләре буенча сәяхәт итәрбез. Ә язучының үзе турында сез нәрсәләр беләсез?  Һәр төркем тест эшләр.

  1.     Абдулла Алиш кайчан туа?
  2.      1917-1919 елларда кайда укый?
  3.     Ничәнче елда Казанга килә?
  4.     Беренче әкиятенең исемен әйтегез.
  5.     Беренче әкияте кайда басылып чыга?
  6.     Төп өлеш.

а) 1906

ә) 1908

б)  1910

       

 а)  авылдагы башлангыч мәктәптә

ә)  Бураново авылында ачылган мәктәптә

б)  Ямбакты мәдрәсәсендә

       

а) 1927

ә) 1921

б)  1935

         

а) “Чуар тавык”

ә)  “Капкорсак патша”

б)  “Сертотмас үрдәк”

в)   “Койрыклар”

а) “Ялкын” журналында

ә)  “Салават күпере” журналында

б)  “Сабантуй” газетасында

в)   “Пионер каләме” журналында

Укытучы. Укучылар, бу рәсемнәрдә – әкият геройлары. Сез бирелгән өзекне укырга һәм әкиятнең исемен, әкият героен әйтергә тиеш. (Укучыларга рәсемнәр тәкъдим ителә. Һәр рәсемнең артында Алиш әкиятләреннән өзекләр язылган. Һәр төркемнән берәр укучы чыгып рәсем ала. Төркемнәрдә үзара фикер алышалар һәм җаваплар язып куела)

1 нче рәсем.  

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле

якка хәбәр дә салган:

  •   Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, - дигән. (“Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкиятеннән)

2 нче рәсем.

Менә кинәт нидер бик каты кыштырдаган. Песи баласы: “Әни кайтты , ахры”, - дип уйлаган. Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән.   (“Песиләр һәм күселәр” әкиятеннән)

3 нче рәсем.

Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Шул тыныч күлдә   ...   белән   ...   яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар. (“Каз белән аккош” әкиятеннән)

  1.      нче рәсем.
  2.      нче рәсем.
  3.     Йомгак.

Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:

– Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә! (“Мактанчык

чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятеннән)

– Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак

булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар,  – дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шылтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга тараткан. (“Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятеннән) 

Укытучы. Укучылар, кайсы рәссамнар Абдулла Алиш әкиятләренә рәсемнәр ясаган? Беләсезме? (Укучылар җавап бирмәсә, укытучы рәссамнарны әйтә, фотолары күрсәтелә)

Укытучы.  Абдулла Алишның әкиятләре бай эчтәлекле, тематик яктан төрле , тормышка якын булулары беләнт аерылып торалар. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала. Укучылар, сез аның кайсы әкиятләрен укыдыгыз? (Укучыларга ике атна алдан эш бирелгән була. Алар, Абдулла Алишның бөтен әкиятләрен укыган булганлыктан, сорауга бик тиз җавап бирәләр.)

Укытучы. Укучылар, сез Алиш әкиятләрен мәктәп китапханәсеннән алып укыдыгыз. Ә хәзер без “Бала” дип аталучы интерактив мультимедияле һәм тавышлы китапханәгә керәбез. Аның оештыручылары – “Татармультфильм» берләшмәсе. (Укучылар ”Куян кызы” әкиятен карыйлар. Алга таба эш каралган мультфильм буенча дәвам иттерелә)

– Соры куянның нинди кызы булган? (Үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле)

– Куян кайсы базарга барган? (Киез итекләр сата торган базарга)

– Куян кызы нишләгән? (Итекләрен салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөргән, шуңа күрә аягы шешкән.)

– Әнисе аны кая алып киткән? (Сырхауханәгә.)

– Урманның кайсы ерткычлары дәваланырга  килгәннәр икән? (Аю, төлке, поши, бүре, керпе)

– Тиен турында нәрсә әйтерсез?

– Куян кызын кем дәвалаган? (Доктор Айболит)

– Доктор Айболит куян кызына нинди киңәш биргән? ( - Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма, - дигән.) 

Укытучы. Укучылар, мультфильмны карагач, сез нинди нәтиҗә ясадыгыз? (Һәр төркем үзләренең фикерен әйтә)

Укытучы. “Киң күңелле абыйның әкияттә түгел, тормышта дөрес яшәргә өйрәткән, ялгыш адымнардан кисәткән, оста һәм кинаяләп әйткән ихлас киңәш-теләкләре бар”, - ди шагыйребез Шәүкәт Галиев. Абдулла Алиш үзенең әкиятләре белән безне яшәргә өйрәтә, ихлас киңәшен бирә. Ә хәзер әкияткә салынган асыл фикерләрне, ягъни нәкъ менә шул киңәшләрне язып куегыз. (Төркемнәр эшлиләр. Эш барышында үзара фикер алышырга вакыт бирелә)

  • Укучылар, сыйныфтан тыш уку дәресе ахырына якынлаша. Һәр төркем
  • үз фикерен әйтсен әле. (Экранда бирелгән сораулар буенча җавап бирәләр. “Бала” китапханәсе турында фикерләрен әйтәләр)

  • А.Алиш үзенең әкиятләре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән соң?
  • Алиш әкиятләре кайсы яклап укучыны җәлеп итә?
  • Аеруча кайсы әкиятен ошаттыгыз?
  •  

    Өй эше. 1. Алиш әкиятләренә таянып, бер әкият иҗат итәргә.

                  2. “Бала” китапханәсенә кереп, А.Алишның “Бик яхшы сабак алды ябалак” әкиятен карарга, бик игътибар белән тыңларга, караокега ияреп укырга. Сорауларга җавап бирергә. Тестны эшләргә.

                 

    У вас нет прав для создания комментариев.