Разработка мероприятия "Встреча с воинами-интернационалистами"
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
МБОУ "Семекеевская ООШ" Тукаевского муниципального района РТ. Ситдикова Венера Надиловна, учитель русского языка и литературы первой квалификационной категории. стаж работы - 22 года. Әфганстан – йөрәк ярасы

(Ачык тэрбия чарасы)
Максат: Әфганстан сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Кичә барышы.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! “ Әфганстан – йөрәк ярасы” исемле кичәбезне башлыйбыз. Котлау өчен сүз Сәмәкәй җирле үзидарә башлыгы Мирзаянов Рәҗәп Мисбах улына бирелә.
Авыл советы рэисе чыгышы.
Алып баручы: Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Алып баручы: Нәрсә соң ул батырлык? Аның тәп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкардыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
1 - укучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар!Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.
Алып баручы: Ә хәзер котлау өчен сүз мәктәп директоры Галимҗанов М.Г. ка бирелә.
Мэктэп директоры чыгышы.
Алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар, арабызда сугышчы-интернационалистларның Кама буе зона узәгенең район буенча рәисе .... Сүзне аңа бирәбез. Рәхим итегез!
... чыгышы.


2 -укучы: Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.

3 - укучы: Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан җирен атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

4 - укучы: Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

5 - укучы: Әфган кызалакларының кара таҗы безнең Тукай районы җиренә дә очып кунды. Районыбызның менә дигән 6 егете Әфганстанда һәлак булды.

Калмия авылыннан Хаҗиев Равил Хуҗәмәт улы. Рядовой. 1961 нче елда туган, 1981 нче елның 21нче апрелендә һәлак булды.
Гәрдәле авылыннан Сабиров Айрат Марсель улы. Рядовой. 1964 нче елда туган, 1982 нче елның 8 нче сентябрендә һәлак булды.
Яңа поселогыннан Гайнуллин Рәис Фрунзе улы. Сержант. 1965 нче елда туган, 1984 нче елның 3нче февралендә һәлак булды.
Бәтке авылыннан Ивыгин Сергей Владимирович . Кече сержант. 1966 нчы елда туган, 1985 нче елның 20 нче августында һәлак булды.
Татарстан поселогыннан Попов Сергей Александрович. Ефрейтор. 1966нчы елда туган, 1986 нчы елның 26 нчы апрелендә һәлак булды.
Круглое поле поселогыннан Фәйзуллин Марат Нәфикъ улы. Рядовой. 1968 нче елда туган, 1988 нче елның 5нче ноябрендә һәлак булды.

6 - укучы: Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләрнең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәәәрен үзләренең тормышыннан да өстенерәк куйганнары өчен горур лану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

1 - укучы:
Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,
Бар дөнья бер минут тын калсын.
Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...
Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

Алып баручы: Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.

Барысы бергэ:
Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга!

Хөрмәтле кунаклар, укучылар , укытучылар, Әфганстан Республикасы җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга ... ел тулу уңаеннан мәктәбебез ачык дәресләр көне игълан итте. Рәхим итеп ачык дүресләребездә катнашыгыз.

Звонок яңгырый. Укучылар парта араларына утыра. Тарих укытучысы керә.

Тарих укытучысы: Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге дәресебез 10 елдан артыкка сузылган сугышка - Әфганстандагы вакыйгаларга багышланган. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?
Укучы: 1978 нче елда Әфганстанда законлы хакимият хәрби көчләр ярдәмндә бәреп төшерелә. Ил президенты булып Халык демократик партиясенең генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккый утыра. Л.И.Брежнев бу вакыйгага “революция» дигән исем тага. Икенче бер фетнәчеләр төркемен Хафизулла Әмин Җитәкли. Алар Тәрәккыйне үтерә дә, Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый.
Дамир: Бу хәл СССР ның ачуын кабарта. Шул ачудан совет гаскәрләре Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычларын төгәл үти. Хафизулла Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Мәскәүдә яшеренеп яткан Бабрак Кармаль максатына ирешә - үзен илнең яңа башлыгы дип игълан итә.
Укучы: Документларга куз салсак, А.Громыко менә нәрсәләр дип сөйләп калдыра: “1978 нче елның 5 нче декабрендә Әфганстан белән дуслык, хемәттәшлек турында килешү имзаланды. Шушы килешү кысаларында Әфганстан республикасы Советлар Союзына хәрби ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аларның бу үтенече озак һәм җентекләп, тәфсилләп өйрәнелде. Нәтиҗәдә КПСС Үзәк Комитеты шушы ярдәмне тормышка ашырырга кирәк, дигән карарны бертавыштан кабул итте.
Тарих укытучысы: Укучылар, без Әфганстанга совет солдатларын кертүгә нәрсә сәбәп булганын карап үттек.
Безнең арада бүген шул сугышның тере шаһитлары утыра. Бәлки сезнең аларга сорауларыгыз бардыр.
Укучы: Әфганстанда хезмәт итү сезнең алдагы тормышыгызга нинди йогынты ясады?
Укучы: Хезмәт иткәндә иң нык гаҗәпләндергән вакыйга нинди булды?
Укучы: Әфганлыларның тормыш-көнкүреше безнекеннән нык аерыла идеме?
(Сугышчы-интернационалистлар чыгышы)

Тарих укытучысы: Укучылар, Әфган сугышының дөрес, гадел, кирәкле булу-булмавы турында күп бәхәсләр йөри. Үткәннәребезне дөрес язуны белгечләребезгә калдырыйк. Тик шуны онытмыйк: әти-әнине сайлап алып булмаган кебек, Туган илне дә сайлап алып булмый. Ничек кенә булмасын, без аны яратырга, хөрмәтләргә, зурларга бурычлы.

Звонок.
Тәнәфес:
Булат: Малайлар , ә ул Әфган сугышында 312 солдат хәбәрсез югалган икән.
Алмаз: Алай гына мы соң әле?! 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы солдат диген син тагын.
Ирек: Ә бит алар бездән 1-2 яшькә генә олы булган! Прикинь, 2 елдан сугышка керәсе булса!
Дамир:Да ну, кермәсеннәр иде. Ул сугыш – безнең илнең бик зур ялгышы!
Ильмир: Ялгышын ялгыш та! Ватан кайда куша, шунда бара инде солдат. Әйтте бит Рөстәм абый, туган илне нинди бар, шундый итеп яраталар, дип.
Булат: Әйе шул. Әти әйтә, безнең ил ул вакытта Әфган халкына бик күп файда да китергән ди: күперләр, мәктәпләр, йортлар төзегән, Әфган халкын кием- салым, азык- төлек белән тәэмин иткән.Ә менә хәзер ул Әфганистанда нәрсә бар? Сугыш һәм наркотиклар.
Илгиз: Ничек кенә булмасын, малайлар, барыбызның да әтиләре армиядә хезмәт иткән инде. Шуңа күрә дә алар иң көчле ,ышанычлы, чын ирләр.
Звонок.
ТИН дәресе: Тема: Автомат сүтеп җыю.
Укытучы: Узган дәрестә без автомат төзелешен өйрәндек. Хәзер автоматны секундка сүтеп җыябыз. Әйдә , Сәхәбиев.
Әфганчыларның да үзләрен сынап карыйсы килмиме? (бер әфганчы автомат сүтеп җыя)
Әфганчыларга сорауларыгыз бармы?
Дамир: Әфганстанда сез нинди кораллар белән сугыштыгыз?
Айрат: Дошманнарның нинди кораллары бар иде?
Рәмис: Сугышта исән калыр өчен нишләргә кирәк?
(эфганчылар жавап бирэ)
Звонок.
Тәнәфес.
Булат: Малайлар, автоматны җыярга каты кул кирәк икән, әйме,
Алмаз: Әйдә, кул көрәштереп карыйбыз, кемнең кулы катырак икән.
Марат: Апа кергәнче кул көрәштерәбез дә, җиңүчене билгелибез.
Раил: Әйдә кунак абыйларны да чакырабыз.
Илгиз: Внимание!Внимание! Кул көрәштерү турнирына һәрбер возрастной группадан икешәр пар чакырыла.
13-14 яшьлекләр арасында Ситдиков Булат белән Зяббаров Алмаз, Ханипов Раил белән Фәхретдинов Марат.
15-16 яшьлекләр арасында Хәнипов Дамир белән Сәхәбиев Ирек, Исхаков Ильмир белән Габдрахманов Айрат.
40 тан да өлкәнрәкләрдән ... Әйдәгез, абыйлар, кайсыгызның кулы иң каты?!
Кул көрәштерү.
Илгиз:Внимание! Внимание! Җиңүчеләр: ... Абсолют батыр -
Звонок.
Батырлык дәресе.
Сораулар:
Марат: Айбулат абый, Сезнең Абдул авылы халкы өчен дә, әфганчылар өчен дә җан атып тырышып яшәвегезне батырлыкка тиңлибез.Әйтегез әле, “Гиндукуш” оешмасы нидән гыйбәрәт?
Дамир: Безнең дә, сезнең дә түшләребезне медальләр бизи. Безнеке спорт ярышларында алган кечкенә җиңүләребез өчен. Үзегезнең медаль-орденнарыгызның тарихы турында сөйләп китә алмассызмы икән?
(эфганчылар чыгышы)
Звонок.

Алып баручы: Ә хәзер сезне бйрәм концертына чакырабыз.
Бәйрәм белән сезне, кадерле ир-егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә бәхет-шатлык, сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме.
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатлар.

Концерт номерлары.
Алып баручы:
Изге теләк белән барыгызга
Тәмамлана кичәбез.
Туар таңның кадерен белеп,
Гел шатланып яшәгез.
Хөрмәтле кунаклар, укучылар!
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!
Шушының белән безнең ял концертыбыз тәмам. Киләсе очрашуларга кадәр исән-имин булыгыз!
Кулланылган эдэбият:
1. В.Имамов. ”Эфган кызалаклары” Татарстан китап нэшрияты” 1991.
2. “Мэгариф”№1 2007. “Эфганстан – йэрэк ярасы”

У вас нет прав для создания комментариев.