Өйрәнәбез мәктәпләрдә
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
ТР Балтач муниципаль районы
Кенәбаш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы

Өйрәнәбез мәктәпләрдә
Мәктәпнең дәрестән тыш эшчәнлеге турындагы
класстан тыш чара

Фаткырахманова К.А.
14 нче декабрь 2012 нче ел

Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе яңгырый.
Кичәне 4 бала алып бара.
1- Нуриева Талия
2- Зиннатуллина Эмилия
3-Гафуров Рүзәл
4- Файзрахманов Илфар

Сәхнәгә 1,2 алып баручылар чыга.
1. Исәнмесез, абыйлар һәм апалар!
2.Сәлам, сәлам, малайлар һәм кызлар!
1.Эфирда “Мәктәп” тапшыруы.
2.Бүгенге тапшыруыбызда без сезгә үзебезнең яраткан мәктәбебез турында сөйләрбез.
1.Мәктәбебез кечкенә генә булса да, бездәге укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр бик тырыш.Без барыбыз дус, тату бер гаилә булып яшибез.
2.Әйе, безгә дә заманадан артта калырга ярамый,
1.”Замана баласы”,- дибез,
Кем соң ул? Нинди була?
2.Бездә ул менә мондыйрак,
Таныш бул, тыңлап кара.
1.Өсте-башы пөхтә аның,
Игътибарлы карашы.
Йөзе якты, сүзе татлы,
Бу - замана баласы.
2.Килә аның бар фәннән дә
Төпле белем аласы.
Күп укый ул, күпне белә,
Бу - замана баласы.
1.Сез инде безнең ничек укуыбызны күрдегез.
2.Шуңа күрә без дәресләргә тукталып тормыйча, дәрестән тыш вакытыбызны ничек уздыруыбыз турында сөйләргә булдык.
1. Тәнәфесләр бездә бик күңелле уза.
2. Сездә ничектер, ә менә бездә болайрак.
(Кыңгырау тавышы, Бәхтияр сөйли,
бию “Тәнәфестә”
Илүзә җыр “ Күңелле тәнәфес”
Кыңгырау тавышы)

Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3.Звонок та булды, дәрес башлана бит.
4.Юк, Рүзәл, бу звонок озын тәнәфестә уза торган “Сәламәтлек” түгәрәгенә чакыра.
3.Резеда апа җитәкчелегендәге бу түгәрәк атнага бер тапкыр гына уздырыла.Ул безгә күп төрле яңа күнегүләр, кызыклы уеннар өйрәтте.
4.Зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез, шуңа күрә укытучыларыбыз җитәкчелегендә һәр көн озын тәнәфестә күнегүләр ясыйбыз.
3. Сизәсеңме, Илфар, зарядкадан соң гәүдәләр язылып, күңелләр күтәрелеп китә.
4. Шуңа күрә безнең кызлар шундый сыгылмалы гәүдәле бит инде:шпагатка да утыра беләләр, тәгәрмәч тә ясыйлар.
3. Ничек икәнен хәзер үзегез күрерсез.
“Спортивный” биюе
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3. Бу кызларны Универсиада ачылу тантанасына алып китмәсәләр ярый инде.
Ярыйсы гына бииләр бит
4.Шулай шул, Рүзәл. Тәнәфестә без уйнап-биеп кенә калмыйбыз, алдагы дәресләргә дә әзерләнәбез.Күрәсеңме, Ләлә тырышып-тырышып шигырен кабатлый.
3. Әйдә, тыңлыйк әле үзен.
Ләлә –шигырь.
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3. Ай, оста сөйли инде бу Ләлә шигырьләрне. 1 класста билге куелса, һичшиксез “5” легә генә укыр иде.
4. Әйе, бездән болай ук булмый.Рүзәл,син 2 класс кызларының “Көмеш кыңгырау” гәҗитендә басылган шигырьләрен укыдыңмы әле?
3.Юк, басылганмени?Ишетмәгән дә идем. Бигрәк скромный инде үзләре.
4.Әллә алар скромный, әллә син бер дә гәҗит укымыйсың, белмәссең инде?
3.Ярар инде.үзләрен чакырыйк әле бирегә.
Шигырь сөйләү-3 кыз
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3.Рәхмәт сезгә, кызлар. Без сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
4. Без дәрестән тыш вакытыбызны да бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез.
3. Мәктәбебездә 5 төрле түгәрәк эшли.Һәр бала бик теләп түгәрәкләргә йөри.
4.Шуларның иң кызыклысы- Резеда апа җитәкчелегендәге “Курчак театры” түгәрәгедер, мөгаен.
3. Әйдә. Аларның эшчәнлеге белән дә таныштырыйк әле.Әнә үзләре дә бирегә киләләр.

(Интервью)
3. Хәерле көн, Резеда апа!Сәлам, кызлар!
-Резеда апа, бераз үзегезнең түгәрәкләр турырында сөйләп китегезче.
-
- Сезнең артистларыгыз бүген нинди әсәр тәкъдим итәләр.
-
- Рәхмәт, Сезгә.
Курчак театры.
Рамилә-ПДД
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3. Илфар, ирис кирәкме?
4.Юк, юк, рәхмәт.
3.Мә алайса, чупа-чупс бирәм
4.Кирәкми дидем бит инде.Мин хәзер, гомумән, баллы әйберләр ашамаска тырышам.
3.Элек андый тәм-томны бик ярата идең бит.Нәрсә булды сиңа? Авырып киттеңме әллә?
4. Юк, Рүзәл, Без түгәрәктә Кадрия апа белән баллы ризыклар темасына тикшеренү эше уздырган идек.Беләсеңме, нәрсәләр ачыкланда?
3. Юк, белмим.
4.Тыңла алайса.
( Проект-чыгыш-Илфар, Бәхтияр)
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3. Нәрсә, хәзер тәмле әйберләрне бөтенләй ашарга ярамыймени инде?
4.Алай ук түгел инде, Рүзәл, ләкин чамасын белү кирәк.Кечкенә генә торт кисәге яки 1-2 конфет кәефеңне генә күтәреп җибәрә.Ә инде берүзең 1торт ашап бетерсәң яки берьюлы ярты кило ирис суырсаң, тазарасыңны яки теш врачына барасыңны көт тә тор.
Сәламәтлек Сезнең өчен
Тормыш нигезе булсын.
Кәефегез яхшы булсын,
Йөзегез көләч торсын.

3. Әйдә моны башкаларга да сөйләп килик әле, Илфар.(чыгып китәләр)
Сәхнәгә 1,2 алып баручылар чыга.
2.Талия, ярый әле безгә бию түгәрәге бирмәгәннәр.
1.Ник алай дисең, Эмилия?
2.Атнага 1 тапкыр уза торган түгәрәктә без моның кадәр бию өйрәнә дә алмаган булыр идек әле.
1.Дөрес әйтәсең, Эмилия.Ә болай укытучы апалар безгә көн саен диярлек биюләр өйрәтә.
2.Әйдә. украин биюен биеп алыйк әле.
(Украин биюе)
Илүзә: кызлар гына түгел, малайлар да бии белә безнең.
(Татар биюе)
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3. Ну везет же кайберәүләргә.
4.Ник алай дисең, Рүзәл.
3.Бу Камил ник бик тырышып урындык ташый дип уйлыйсың? Берүзе алты кыз белән бииячәк бит ул хәзер.
4.О-о-о, әйдә, ничегрәк биегәннәрен карыйк әле.
(Валенки биюе)
Сәхнәгә 3,4 нче алып баручылар чыга.
3. Зур мәктәпләрдәге кебек музыка түгәрәкләре булмаса да, кайбер уен коралларында да уйнарга өйрәнергә тырышабыз.
4. Шулай булмыйча, без кемнән ким. Әле ярый өйрәтергә Азат абый бар.
3.Хәзер сезнең алда кашыкчылар чыгыш ясый, ягъни без.
(Кашыклар)
Сәхнәгә 1,2 нче алып баручылар чыга.
2. Тырыш та инде безнең егетләр, әйеме, Талия? Бигрәк оста уйнадылар.
1.Шулай шул. Менә син Рүзәлне генә ал: кашыкта да уйный, матур итеп бии дә, телгә дә төшеп калганнардан түгел.
2. Әле ул курайда да уйный белә.
1. Гафуров Рүзәл башкаруында курайда татар халык көйләрен тыңлагыз.
(Рүзәл-курай)
Сәхнәгә 1,2 нче алып баручылар чыга.

1. Үзебезнең заманадан
Килми артта каласы.
2. Һәр яңалык кызык безгә,
Без -замана баласы.
1. Якты матур мүктәпләрдә
Килә белем аласы.
2. Зур белемгә омтылабыз
Без-замана баласы.
1.Бу сезгә безнең хәлләрнең
Кызыгы, яңалары.
2. Үсә бездә менә шундый
Замана балалары.
1. Кадерле тамашачылар! Шушының белән безнең “ Мәктәп” тапшыруыбыз тәмам.
2. Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.
1.Пока, пока, малайлар һәм кызлар!
( Эмилия- җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

У вас нет прав для создания комментариев.