тематическое планирование по литературному чтению для 3 класса
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Старо- Абдуловская средняя общеобразовательная школа»
Тукаевского муниципального района Республики Татарстан

«Рассмотрено» «Согласовано» «Утверждено»
Руководитель МО Заместитель директора по УВР Директор школы:
_______/ Г.В.Бикмухаметова / _______/_А.М.Мавлявиева_/ ________/_Н.Ш.Мавлявиев _/

Протокол № 1 от « 18 » 08 2012 г « 20 » 08 2012 г. Приказ № 112 от « 21 » 08 2012 г.


РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по учебному предмету «литературное чтение (әдәби уку)»

для 3 класса

учителя начальных классов Шайдуллиной Кадрии Салихзяновны


Рассмотрено на заседании
педагогического совета школы
протокол № 1 от « 20 » 08 20 12 г.

2012 - 2013 учебный год

Аңлатма язуы.
Әдәби уку дәресенә эш программасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары “Татар һәм рус телләре”” Казан “Мәгариф” 2010 ел нигезендә төзелгән.
3 нче сыйныфта уку дәресләренә мондый бурычлар йөкләнә:
- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәс сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү.
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру, яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укырга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү.
- әсәрне уку- аның “серенә” төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку.
- әдәби әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую, аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү.
укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү, хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету. Әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү.
Программаныӊ эчтәлеге
3нче классның календарь-тематик планы, базис укыту планы нигезендə, программа материалын 68 сəгатькə бүлеп, атнага 2 сəгать исəбеннəн төзелде.

Программаныӊ бүлекләре:
1. Туган җирем! Җәең үтсә, сокланырлык көзең бар... - 9 сәг.
2. Туган илем- алтын бишек! - 8 сәг.
3. Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.- 7 сәг.
4. Һөнәрленең кулы алтын. - 5 сәг.
5. Ап-ак карлар яуганда .- 4 сәг.
6. Ир язмышы- ил кулында, ил язмышы – ир кулында. – 3 сәг.
7. Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында. – 4 сәг.
8. Ах,бу язлар,назлы язлар !- 8 сәг
9. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.- 6 сәг.
10. Татарстан- спорт иле. – 3 сәг.
11. Татар халык әкиятләре – 3 сәг.
12. Дөнья халык әдәбияте- 8 сәг.

Белем күнекмәләрен үзләштерүгә таләпләр:
- әдәби әйтелеш нормаларын саклап, оптималь темп белән йөгерек, аңлы, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку;
- сәнгатьле укуга мөстәкыйль әзерләнә белү; укылган әсәрнең (яки өзекнең) эчтәлегенә бәйле рәвештә андагы сүзлүрнең мәгънәсен аңлату;
- укылган хикәядә (яки башка жанрда язылган әсәрдә) күренеш һәм вакыйгаларның нинди эзлеклекектә сурәтләнүен билгеләргә өйрәнү. Текстны мәгнәле кисәкләргә бүлә белү.
- әсәрдә катнашучылар һәм аларның теге яки бу эш турында үз фикереңне әйтергә өйрәнү . Язучының әсәрдә катнашучыларны характерлаучы , шулай ук күренеш һәм вакыйгаларны чагылдыруда файдаланган сурәтләү чараларын текстан таба белү;
- әдәби жанрның төп үзенчәлекләрен аера белү; мәсәлән, әкияттәге тылсымлылык элементларын, мәсәлләрдә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр мисалында кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү максатын кую;
- уку китабында бирелгән иллюстрацияләрне, укылган текстның эчтәлегенә бәйле рәвештә, күзәтә һәм аңлый белү, укылган текстның планын төзү, аның эчтәлеген тулы һәм кыскача сайлап сөйли белү, исем сайлау,
- фикерләрне эзлекле аңлату, сүз һәм сүзлекләрне дөрес төзү
-ел дәвамында өйрәнелгән төрле авторларныӊ 10-12 шигырен яттан өйрәнү.
Уку күнекмәләре:
-дөрес, аңлап, тиеш дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатле уку.Тизлек, басым, пауза, тонны текст эчтәлегенә бәйле рәвештә сайлау.
- уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбенә үстерү. Эчтән уку алымына зур күләмле һәм күп төрле текстларны укытып өйрәтү.
- сәнгатъле уку осталыгын камилләштерү. Авазларны ачык һәм дөрес әйтүгә ирешү.
- әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп уку һәм сәхнәләштерергә өйрәтү.
-сәнгатъле укуга әзерләнә белү. Эчтәлекне аңлау, сурәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь юлларының яңгырашын ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау.
Уку һәм балалар китабы белән эшләү:
Дәреслекнең эчтәлек өлешеннән әсәрләрне исеме буенча табу, бер темага караган текстларны аеру.
Тәкъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү. Китап авторы белән танышу, аның исем-фамилиясен, китаптагы портретын табу. Берничә китабын чагыштырып, иҗатының темасын билгеләү; авторның үзе турындагы әсәрләрен ачыклау.
Укылган китап буенча әңгәмәдә катнашу. Сорауны ишетү, аңлау һәм темага бәйле рәвештә җавап бирү. Үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белү.
Әдәби укудан практик эшләр
№ Эш төре 1чирек 2чирек 3чирек 4чирек еллык сәг. саны

1.
2.
3.
Класстан тыш уку
Шигырь ятлау
Уку тизлеген тикшерү 3
4
1 4
1
1 4
6
1 3
1
1 14
12
4

Тематик план. Уку 3 класс
М.Х.Хәсәнова дәреслеге буенча

№ Булек исеме Дәрес темасы Сәг. саны Укучыларның әзерлегенә таләпләр
Белергә. Эшли белергә. Күнекмәләр Тикшерү төре Үткәрү вакыты Искәрмә
План Факт
1 Туган җирем! Җәең үтсә, Сокланыр
лык көзең бар… Белем иле.
Укытучым. Х.Халиков 1 Чагыштыру.
Мәкаль Мәкальләргә, әйтемнәргә салынган фикерне ачыклый белү.
Шигырләрьне сәнгатьле, дөрес интонация белән уку күнекмәләрен үстерү.
Сурәтләү чараларын таба белү.
Шигырьләрне ятлау.
2 Көз. Р.Гәрәй
Иртә. З.Ярмәки 1 Әйтемнәр.
Көз сыйфатлары
3 Яңгыр. М.Җәлил 1 Табышмаклар
4 К.т.у. Бала болыт. Н.Дәүли 1 Әдәби әкият.
Автор һәм катнашучылар Диалогны рольләргә бүлеп уку.
Эчтән уку кунекмәләрен камилләштерү.
Сорауга җавап итеп, тексттан тиешле өлешләрне табып уку
5 Көз. Й.Шәрәпова
Көз көнендә. К.Тәхау 1 Сынландыру Шигырьләрне сәнгатьле уку, чагыштыруларны табу, сайлап уку
6 Ипекәй. Ә.Еники 1 Хикәя
Икмәккә - кадер – хөрмәт. Кычкырып дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү. Эчтәлек сөйләү. Сайлап уку. Мәкальләргә салынган фикерне ачыклау.
7 Икмәк. Н.Дәүли
Яшәү чыганагы. Э.Мөэминова
1 Сәнгатьле уку. Икмәк өстәлгә ничек килә? . Шигырьләрне сәнгатьле уку. Эчтәлеген ачыклау. Икмәк турында укыган әсәрләрне искә төшерү. Сайлап уку. Ятлау.
8 Ятим тургай. Х.Халиков
Урман – колак, кыр – күз. Ф.Яруллин
Сандугачлы Ак инеш. Р.Бәшәр 1 Катнашучыларны табу. Кошларның әһәмияте. Табигатьне саклау.
Риторик эндәш. Укыган әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын белү. Рольләргә бүлеп уку. Катнашучыларны табу. Сайлап уку. ятлау.
9 К.т.у. Бүләк кемгә? Әкият
Бүлекне йомгаклау. 1 Бәйләнешле сөйләм.
Эчтәлек сөйләү. Рольләргә бүлеп уку. Укыган әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын белү. Бирелгән темага сочинение язу.
10 Туган илем – алтын бишек Туган ил кайдан башлана? Г.Галиев 1 Сүзлек белән эш.
Сурәтләү чаралары. Сорауга җавап итеп, тексттан тиешле өлешләрне табып сайлап уку. Мәкальләргә салынган фикерне ачыклау.
11 Туган ягым. Ә.Гадел
Туймыйм сокланып яшәүдән. Ф.Яруллин 1 Сүзлек эше. Бирелгән темага телдән хикәя төзү. Шигырьне тиешле интонация белән уку.
12 Чал тарихка сәяхәт. Г.Ахунов 1 Сүзлек эше.
Чагыштырулар. Мәкальләргә, әйтемнәргә салынган фикерне ачыклый белү. Дәүләтебезнең үткәне белән танышу. Үз фикереңне әйтә белү.
13 Идел суы ага торыр. Р.Фәхретдинов 1 Сүзлек эше. Эчтән уку күнекмәләрен үстерү. Эчтәлек сөйләү. Сайлап уку.
14 Татарстан байрагы. Ф.Яруллин
Кунакка килегез. Р.Миңнуллин
Туган телем. Ә.Мөэминова 1 Чагыштырулар.
Татарстан символикалары, аларның авторлары. Сәнгатьле уку. Ятлау. Мәкальләргә, әйтемнәргә салынган фикерне ачыклый белү.
15 Яхшы бел. Ш.Маннур
Мең яшә, Казан! Р.Әхмәтҗан 1 Сүзлек эше.
Антонимнар.
Эпитетлар. Автор фикерен ачыклау. Сәнгатьле уку. казан турында сөйләшү.
16 К.т.у. Казан Кремле. Н.Халитов 1 Мәкалә. Сорауга җавап бирү.
Кычкырып дөрес уку. Фикер алышу.

17 Кол Шәриф мәчете. Ә.Шәрипов
Саклау кирәк. Ф.Сафин
Бүлекне йомгаклау. 1 Сүзлек эше.
Кем ул Кол Шәриф? Текстның эчтәлеген сөйләү.
Шигырьне сәнгатьле уку. сынландыруларны табу. Мәкальләр белән эш. Сорауга җавапны мисаллар белән дәлилләп сөйли белү.
18 Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт Япь – яшь кенә ап – ак бөдрә каен… Р.Вәлиева
Яхшылык. Р.Миңнуллин 1 Сынландыру.
Сүзтезмә. Шигырьне сәнгатьле уку. Дуслык турында әңгәмә. дуслык, татулык, ярдәмләшү турында мәкальләр уйлау. Шагыйрь кинәшен аңлау.
19-20 Җүлә - кайгылы эт. Ф.Хөсни 2 Тема.
Абзацлап уку. Әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, планнан файдаланып эчтәлек сөйләү. Һәр кисәктәге төп фикерне аерып алу.
21 К.т.у. Шыгырдавыклы башмаклар. Д.Аппакова 1 Тема.
Сурәтләү чаралары. Хикәяне уку, план төзү, эчтәлек сөйләү. Автор һәм катнашучыларны билгеләү. Рольләргә бүлеп уку. хикәяне дәвам итү.
22 Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган? Н.Исәнбәт 1 Әдәби әкият. Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү. Рольләргә бүлеп уку. Авторның нәрсә әйтергә теләвен ачыклау.

23 Нәни дус. С.Шәмси 1 Сүзлек эше.
Эпизод (кисәк). Әсәрдә катнашучыларны табу. Абзацлап план төзү. Эчтәлек сөйләү. Сайлап уку. Дуслык турында сөйләшү.

24 Дусларың гына булсын. Р.Мингалим
Коймадагы Кояш. Н.Каштанов
Бүлекне йомгаклау. 1 Рифма. Сәнгатьле уку. Әсәрдәге катнашучылар. Авторның нәрсә әйтергә теләгәнен ачыклау. Укыган әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын белү. Өзекләрнең кайсы әсәрдән алынуын билгеләү.
25 Һөнәрленең кулы алтын Күмәч пешерүчеләр җыры.Р.Фәйзуллин
Әтием һөнәре. Г.Бәширов
1 Һөнәрләр турында әңгәмә. Шигырьне дөрес интонация белән уку. Мәкальләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу. Сорауларга җавап биргәндә үзебез яши торган тирәлектән мисаллар китерә белү.
26 К.т.у. Көтүче. А.Расих
Әти йорт төзи. Ә.Ерикәй
Маляр абый. Г.Латыйп
Әткәм эшен яратам. Ф.Сафин 1
Төрле һөнәр ияләре.
Табышмаклар.
Сәнгатьле уку. Эпитет, чагыштыруларны табу. Сайлап уку.
27 Минем әнием – тегүче. Ә.Кари
Гөлләр бакчасында. М.Гафури 1 Сайлап уку. Мәкаль, әйтемнәрнең мәгънәләрен ачыклау. Сорауларга шигырь юлларын файдаланып җавап бирү. Рольләргә бүлеп уку.
28 К.т.у. Әни ялга киткәч. А.Алиш 1 Әдәби герой. Абзацлап уку һәм кыскартып сөйләү. Бирелгән темага сөчинение язу.
29 Бер хәзинә. Дәрдемәнд 1 Әдәби герой. План төзү, эчтәлек сөйләү. Бирелгән темага мәкальләр уйлау. Бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау.
30 Ап – ак карлар яуганда… Кышкы урман. Г.Хәсәнов 1 Сүзле рәсем ясау. Хикәяне бүлекләргә бүлү, исемнәр кую. Сайлап уку.
31 Урман читендә. Ш.Биккол 1 Күчмә һәм утрак кошлар. Сурәтләү чараларын табу. Сайлап уку. кошлар турында кайгырту (әңгәмә). эчтәлек сөйләү.
32 К.т.у. Иң бәхетле төн. Ф.Яруллин 1 Әдәби әкият.
Сүзлек эше. Әкият эчтәлегенә рәсем ясау. Әкиятнең төп уен ачыклау.
33 Яңа ел белән! Р.Гаташ
Буран. Г.Тукай
Бүлекне йомгаклау. 1 Бүлектә жанры буенча нинди әсәрләр укыганны ачыклау. Шигырьләрне сәнгатьле уку. Ятлау. Ошаган рифмаларны табу. Сайлап уку. «Кыш» темасына сочинение язу яки рәсем ясау.
34 Ил язмышы – ир кулында, Ир язмышы – ил кулында. Бусы – хәрби сер! Ш.Галиев
Саклый белергә кирәк. Р.Бәшәр 1
Сүзлек эше.

Патриотизм турында сөйләшү.

Сынландыру.
Шигырьләрне сәнгатьле уку. Ятлау. Шигырьнең төп идеясен (фикерен) табу. Солдатлар турында укыган әдәби әсәрләр, шигырьләр, җырлар, кинофильмнарны искә төшерү.
35 Батыр булам. Й.Шәрәпова
Татарлар елмаеп үлделәр. 1
36 К.т.у. Муса. Ш.Маннур
Бүлекне йомгаклау. 1 Сүзлек эше.
Әсәрдәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Өзекне уку, эчтәлек сөйләү. Сайлап уку. Муса Җәлилнең батырлыгы турында әңгәмә.
37 Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында Әни. Ф.Яруллин
Бәллү. Дәрдемәнд
Иң зур кеше. Р.Мингалим 1 Кабатлаулар куллануның әһәмияте. Шигырьләрне сәнгатьле уку. Ятлау. Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Әниләр турында ятлаган, укыган шигырьләрне искә төшерү.
38 Яшел күзле әнкәем. Р.Мингалим 1 Автор сөйләме. Әсәрне мәгънәле кисәкләргә бүлү, исем бирү. План нигезендә эчтәлек сөйләү. Сүзтезмәләрнең мәгънәләрен ачыклау. Сайлап уку. «Минем әни» темасына хикәя яки шигырь юллары язу.
39 Елау да рәхәт була икән. М.Мәһдиев 1 Сүзлек эше.
Персонаж. Уку. Эчтәлек сөйләү. Сайлап уку. автор фикерен табу. Мәкаль - әйтемнәрнең мәгънәләрен ачыклау, мисаллар китерү.
40 Ул үксез бала шул! Ф.Әмирхан
Бүлекне цомгаклау. 1
Әсәрдәге катнашучылар. Хикәяне кисәкләргә бүлү, исем кую, эчтәлек сөйләү. Бүлектә өйрәнгән әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын белү.
41 Ах, бу язлар, назлы язлар!.. Ах, бу язлар, назлы язлар! К.Тәхау 1 Чагыштырулар.
Эпитетлар. Сәнгатьле уку. шигырь юлларыннан яз сыйфатларын табу, аларны кеше сыйфатлары белән чагыштыру. Мәкаль, сынамышларны аңлату.
42 Яз. Г.Бәширов 1 Автор сөйләме. Яз билгеләрен табу. Сайлап уку. Йөгерек уку.
43 К.т.у. Апрель. Г.Хәсәнов 1 Әсәрдә карнашучылар. Авторны нәрсә гаҗәпләндерә? Текстның фикере (уе). Абзацлап уку.
44 Таныш тургайлар. И.Туктар 1 Сүзле картина. Сәнгатьле уку. Сайлап уку. Тургайлар турында әңгәмә.
45 Алмагач читекләре. Н.Каштанов 1 Әсәрдә катнашучылар. Чагыштырулар. Рольләргә бүлеп уку. Эчтәлек сөйләү. Хикәя эчтәлегенә рәсем ясау. Сорауларга җавап.
46 Гагарин токымыннан. Р.Миңнуллин 1 12 апрель – Космонавтика көне. Ю.А.Гагарин кем ул? әңгәмә. Сез беләсезме? рубрикасы.
47 Бәп-бәләкәй Апуш. Ф.Яруллин
Тукайга. Ш.Галиев 1
26 нчы апрель –
Г.Тукайның туган көне. Шигырьләрне сәнгатьле уку. Ятлау. Тукайның бөеклеге турында әңгәмә. Шагыйрь әйтергә теләгән төп фикерне табу. Сурәтләү чараларын табу. Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны искә төшерү. Өйрәнгән әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын белү.
48 К.т.у. Сабыйга. Г.Тукай
Тукай аша. Ф.Яруллин
Бүлекне йомгаклау. 1
49 Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс. Ил яклар ир булып үсегез. Р.Вәлиева 1 9 нчы Май – Җиңү көне Эпитет. Чагыштырулар. Шигырьне сәнгатьле уку, ятлау. 9 нчы Май – Җиңү көне турында әңгәмә.
50 К.т.у. Чын сугыш. Г.Әпсәләмов 1 Сюжет. Сайлап уку. Сорауларга җавапны тексттан табып уку. Мәкальнең мәгънәсен ачыклау.
51 Зәңгәр иртә. Г.Әпсәләмов 1 Сурәтләү чаралары. Чагыштыру. Кабатлау. Сәнгатьле уку, план төзү, план буенча эчтәлек сөйләү. Сайлап уку.
52 Ана сүзләре. Р.Харис
Үзем турында җыр. А.Алиш 1 Җәлилчеләр турында әңгәмә. Шигырьләрне сәнгатьле уку. Ятлау. Мәкальнең мәгънәсен ачыклау. Мәкальләр уйлау. Сорауларга җавапны тексттан табып уку.
53 Бәләкәй шул әле мин. Р.Низамиев 1 Катнашучыларга бәя бирү. Эчтәлек сөйләү. Сайлап уку. Катнашучыларны табу. Автор фикерен ачыклау.
54 Юылмас хурлык. Ф.Яруллин
Бүлекне йомгаклау. 1 Чагыштырулар. Дөрес интонация белән уку. сайлап уку. Текст эчләлегенә туры килә торган җөмләләрне табу. Автор фикерен ачыклау. Мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау.
55 Татарстан – спорт иле. Татарстан-спорт иле. Й.Шәрәпова 1
Универсиада.
Олимпиада.
Спорт төрләре.
Шигырьне сәнгатьле уку. Ятлау. Танылган спортчылар турында әңгәмә. (Раббани, Ришат Шәриповлар).

56 Үрнәк алыйк! С.Әхмәтҗанова
Олимпияче аю. Җ. Дәрзаман 1
57 К.т.у. Хәрәкәттә-бәрәкәт. Х.Халиков
Сабантуй бүген бездә! Р.Миңнуллин 1 Сүзлек эше. Әйтемнәрнең, мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. «Спорт – сәламәт яшәү рәвеше» дигән темага әңгәмә. Сабантуй – милли бәйрәм. Өйрәнгән шигырьләрнең авторларын белү.
58 Татар халык әкиятләре. Батыр Әтәч 1 Татар халык әкиятләре.
Әкиятләрдәге катнашучыларны табу һәм аларга бәя бирү. Әдәби әкиятләрнең халык әкиятләреннән аерм. Рольләргә бүлеп уку.
Мәкаль эчтәлеге буенча фикер алышу. «Батырлык эшләр идем» темасына сөйләшү.
Әкияткә план төзү, эчтәлек сөйләү. Рольләргә бүлеп уку. Сорауларга җавапны тексттан табып уку.
59 К.т.у. Зөһрә 1
60 Алдакчы белән күпер 1
61 Дөнья халыклары әдәбияты Кышкы юл. А.С.Пушкин
Пушкинга. Г.Тукай 1 Рус язучысы. Шигырьләрне сәнгатьле уку. Автор фикерен табу.
62 Балачак. Л.Н.Толстой 1 Рус язучысы.
Әкияттәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Сәнгатьле уку. Кыскартып эчтәлек сөйләү. Әсәрнең төп фикерен табу. План төзү.
63 Ромашка. Х.К.Андерсен 1 Дания язучысы
Әкияттәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Чит ил язучылары һәм аларның әсәрләре. Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Автор фикерен табу. Сорауларга җавапны тексттан сайлап уку.
64 Боткалы чүлмәк. Бертуган Я. һәм В. Гриммнар 1 Немец язучылары.
Әкияттәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Чит ил язучылары һәм аларның әсәрләре. Рольләргә бүлеп уку. Автор фикерен табу. Бу авторларның алда укыган әсәрләрен искә төшерү.
65 К.т.у. Д.Родари Чиполлоне принц Лимонның аягына баса. 1 Итальян язучысы.
Әкияттәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Чит ил язучылары һәм аларның әсәрләре. Сәнгатьле уку, эчтәлек сөйләү. Сайлап уку.
66 Алтын балта. 1 Сүрия халкы әкияте. Әкияттәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Текстның төп уен аңлау. Текст эчтәлегенә туры килә торган җөмләне табу. Тугрылык турында әңгәмә.
67 Тату туганнар. 1 Корея халкы әкияте.
Әкияттәге катнашучылар, аларга бәя бирү. Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальне табу.
68 Йомгаклау 1 Өйрәнгән әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын белү. Җәй көне уку өчен әсәрләр, китаплар

У вас нет прав для создания комментариев.