Язу үрнәкләре. Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
“Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Тема: Язу үрнәкләре. Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән.

(4 нче сыйныфта уздырылган әйләнә-тирә һәм ТИН дәресе)

Укытучы: I квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Халикова Гөлнара Данил кызы

22 февраль, 2012 ел

Тема: Язу үрнәкләре. Борынгы Русьның китап хәзинәсеннән.
Максат:1) язу барлыкка килү турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү,
аның кешелек җәмгыятендәге роле белән танышу; беренче кулъязма
һәм басма китаплар барлыкка килү тарихын өйрәнү;
2) логик фикерләүне,хәтерне, күзаллауны үстерү ;
3) укучыларда тарих белән кызыксыну, яңа белемнәр алуга омтылыш
тәрбияләү, үткәнебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтү.
Дәреснең тибы: яңа материал аңлату
Файдаланылган технологияләр: шәхескә юнәлтелгән технологияләр,үстерешле укыту элементлары, проблемалы укыту
Эш формалары: коллектив эш, төркемнәрдә эш, мөстәкыйль эш
Эш ысуллары: диалог, тестлар, практик эш, уен
Җиһазлау: тестлар, компьютер, презинтация, мәкальләр язылган плакат, танылган шәхесләрнең фикерләре язылган плакат, кош, тычкан, бака һәм ук рәсемнәре, мисыр иероглифлары ясалган карточкалар, әлифба китабы, энциклопедияләр


Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
2.Уңай психологик халәт булдыру.
-Укучылар, иң мавыктыргыч, иң кызыклы дәресебезне башлыйбыз. Узган дәресләрдә без, вакыт машинасына утырып, борынгы Русь буйлап сәяхәт иттек. Сәяхәттә борынгы кешеләрнең тормыш-көкүрешен күзәттек. Күргәннәребезне, ишеткәннәре-безне тагын бер искә төшереп китик әле.
II.Актуальләштерү.
1.Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү, үзбәя. (тестлар таратыла, 1-2 слайд)
Тест «Борынгы Русь»
1.Русларның борынгы бабалары:
а) көньяк славяннар ә) көнчыгыш славяннар б) көнбатыш славяннар
2.Русьның башкаласы:
а) Новгород ә) Суздаль б) Киев
3.Русь тарафыннан кабул ителгән дин:
а) буддизм ә) христиан б) ислам
4.Русьның чукындырылу елы:
а) 988 ә) 922 б) IX гасыр
5.Русьны чукындыручы кенәз:
а) Олег ә) Ярославль б) Владимир

2.Уку мәсьәләсен кую.
-Ә хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Ул уен “Нәрсә әйтер укучылар?” дип атала. Ул безгә бүгенге дәресебезнең темасын билгеләргә ярдәм итәр.
-Ул тегелгән, ләкин ул тун түгел.
-Аның теле юк, ләкин ул сөйли һәм аңлата белә.
-Ул кешенең дусты, ярдәмчесе.
-Аның белмәгәне юк.
-Аның һәр юлы алтынга тиң. (китап)
-Димәк, без бүген китап турында сөйләшербез.
3. Мәкальләр уку.
- Без үткәнебезне китаплардан укып беләбез, яңа ачышлар турында фикерләшәбез, язучыларыбызның матур әдәби әсәрләре белән танышабыз, китаплар аша белем алабыз. Халкыбыз элек-электән белемгә омтылган, китапны олылаган. Китап турында мәкальләләр, әйтемнәр дә бик күп. Сез шулардан кайсыларын беләсез? (балаларның җаваплары тыңлана, плакат буенча мәкальләр укыла)
• Китап- белем чишмәсе.
• Китап – тормыш көзгесе.
• Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң –белгәнең дә онытылыр.
• Китап –якын сердәш,ялкаулык-яман килендәш.
• Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
• Китап укымаган кеше – чәчәк күрмәгән бал корты.
• Яхшы китап – гомерлек дус
3.Дәреснең максатларын билгеләү.
- «Бүгенге тормышыбызны китаптан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма кешелек тарихның зур гына өлешен алардан башка гына яшәгән.» -дип яза Е. Антонова (3 слайд) Укучылар, без сезнең белән иң борынгы кешеләр тормышын өйрәнә башладык. Ә бит алар сөйләшә дә белмәгәннәр, авазлар чыгарып кына аралашканнар дидек. Ә беренче язулар ничек һәм кайда барлыкка килгән икән? Кешеләр нәрсәләрдә язганнар? Борынгы язулар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәнме? Галимнәр аларны укый алганнармы? Ә беренче китаплар нинди булган? Аларны кемнәр язган? Бүгенге дәресебездә әлеге сорауларга җаваплар эзләрбез. Әйдәгез кабат сәяхәткә кузгалыйк. (4-5 слайдлар)
III. Яңа белемнәр формалаштыру.
1.Кереш.
- Минем сезгә бер легенда сөйләп китәсем килә.Юлыбыз да озын тоелмас. Элек язу үрнәкләре булмау сәбәпле, кешеләргә ерак араларга хәбәр тапшыру бик кыен булган. Менщ бервакыт Персид патшасы Дарий I скифлардан хәбәр ала. Анда дүрт предмет: кош, тычкан, бака һәм уклар ясалган була. (рәсемнәре эленә) Хәбәрне тапшыручыга телдән дә берни әйтелми. Ул патша белән саубуллашып китеп бара. Сорау туа: язманы ничек укырга? Скифлар нәрсә әйтергә теләгәннәр? Дарий патша «Скифлар миңа буйсынуларын белдергәннәр һәм һаваны, җирне, суны бирүләрен әйтергә теләгәннәр. Ә уклар каршылык күрсәтмәүне аңлата»,-ди. Ләкин бер акыл иясе патшага каршы төшә. Ул скифлар: «Әгәр сез, перцлар, кош кебек һавага очмасагыз, тычкан кебек җиргә яшеренмәсәгез, яисә бака кебек сазлыкка качмасагыз кире китә алмассыз. Безнең укларыбыз сезне юк итәрләр», дип әйткәннәр ди. Соңрак акыл иясенең хаклы булуы раслана.
2. Борынгы язу материаллары һәм язу үрнәкләре белән танышу.
-Инде әйдәгез нинди язу үрнәкләре булуын һәм кешеләрнең нинди материалда язганнарын аерым-аерым карап китик. (6 слайд)
Пиктограмма: «Кеше ауга чыкты, хайван тиресен салдырды, морж аулады, икенче аучы белән көймәдә йөзде һәм йоклый калды».Мондый язу предметлы язу дип атала.(7 слайд) Рәсемнәр ярдәмендә кешеләр барлык төр мәгълүматны да сурәтләгәннәр. Менә бу слайдта сез борынгы кешеләрнең кыя-ташларга ясаган рәсем үрнәкләрен күрәсез (8 слайд)
Вампум – шулай ук предметлы язу. Америка халыклары кабырчыклардан төсле билбаулар үргәннәр. Ак төс уңышны, сәламәтлекне,тынычлыкны, ә кызыл төс-сугышны аңлаткан. (9 слайд)
Кипу –төенле язу. Төеннәрнең күләме һәм төсләре саннарны аңлаткан: гади төеннәр – берәмлекләрне, икелеләре – дистәләрне, өчлеләре - меңнәрне. Бауларның төсе предметларны атаган: сары - алтын, кызыл - сугышчы. Озын таяктан яисә юан төрле төстәге баулардан үрелгән төеннәр үзенчәлекле язу барлыкка китергәннәр. (10 слайд)
Чөйсыман тамгалар (клинопись) сызыклар группасыннан торганнар. Алар аерым иҗекләрне генә түгел, сүзләрне һәм җөмләләрне дә белдерә алганнар. Чөйсыман тамгалар берничә йөзгә кадәрле җиткән. Шунлыктан әлеге ысул белән яза белүче кешеләрне акыл ияләренә тиңләгәннәр. (11 слайд)
Предметлы язуга алмашка иероглифлар килгән. Һәр иероглиф бер сүзне яки төшенчәне аңлаткан. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. (12 слайд) Мин сезгә мисыр иероглифлары ясалган карточкалар өләштем. Әйдәгез, исемнәрегезнең ни аңлатканын карап китик әле. Моның өчен беренче хәрефне табыйк.
Көньяк көнчыгыш Азиядә һәм Европада фил мөгезләреннән эшләнгән сөяк китаплар булган. Алар бик кыйммәт торганнар. Шулай ук җитеннән эшләнгән тукымаларда да язганнар. Соңрак Римда һәм борынгы Грециядә балавыз белән капланган такта-табличкалар кулланылган.Аны мәктәпләрдә файдаланганнар. Бу такталарда элек язылганны бозып, яңасын язарга мөмкин булган. (13 слайд)
Вавилонлылар, ассириецлар, аларның күршеләре камыш һәм сөяк таякчыклар белән дымлы балчыктан эшләнгән табличкаларга язганнар. Аннан аларны кояшта киптергәннәр. Археологлар ассириецлар патшасы Ашшурбанипалның (VII г. б э.к.), киштәсендә шундый 20 меңнән артык табличкасы булган китапханәсен тапканнар. (14 слайд)
Борынгы египтлылар язу өчен уңайлырак материал – папирус тапканнар. Әлеге үсемлек Нил елгасы ярында күпләп үскән. Аннан ачык соры төстәге юка язу материалы эшләгәннәр. Папирусны төргәк итеп төреп тә булган. Кайвакыт төргәк озынлыгы 150 м га җиткән. Аны тиредән эшләнгән савытлар-да саклаганнар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. (15 слайд)
Һиндстанда пальма яфракларыннан торган китаплар кулланылган. Яфракларны тиешле зурлыкта кискәннәр, кайнатканнар, тигезләп киптергәннәр. Русь илендә каен тузына язганнар. Шундый грамоталар Новгород янында алып барылган эзләнү эшләре вакытында табылган. Язу өчен махсус очланылган таяклар кулланылган. Каен тузында исәпләүләр дә алып барылган. (16 слайд)
Б.э.к. III гасырда Азиядә Пергама шәһәре янында язу өчен нык материал пергамент җитештерелә башлый. Ул сарык, сыер тиреләреннән эшләнелә. Материал нык булса да аны эшләү өчен бик күп хайван тиресе кирәк була. (17 слайд)
Беренче тапкыр кәгазь Китайда б.э.к.105 елны чүпрәкләрдән һәм бамбук агачы кайрысыннан эшләнелә. Аны кытайлы Цай Лунь уйлап таба. Ул башка язу материалына караганда тизрәк тә, җиңелерәк тә эшләнелә, арзанга да төшә. ХII гасырдан башлап, кәгазь иң уңай язу материалы булып табыла һәм ул башка чималларны кысрыклап чыгара. (18 слайд)
Укучылар, галимнәр элеккеге язу үрнәкләрен өйрәнәләр, андагы мәгълүматны укырга, белергә омтылалар. Әлеге язулар аша үткәнебезне, шул елгы вакыйгаларны күзаллыйлар. Ләкин безнең көннәргәчә укылмаган язулар да бар. Мәсәлән Фест дискасы . Ул Грециядә саклана. Түгәрәкнең диаметры 158-162 мм. Фест дискасындагы язулар агач яисә таш печатьлар белән язылган. Библ язуы иҗекле язу булып тора. 1928 - 1932 еллар аралыгында Морис Дюнан Библ шәһәре янында унга якын шундый язу үрнәге таба. Ронго –ронго — агач такталарга язылган символлар. Алар Пасха утравында табылалар һәм әлеге язуда 800 төрле билге бар. Хәзерге вакытта дөнья музейларында шундый 25 агач такта бар. Кипр-миной язуы — борынгы Кипр утрауларында яшәүчеләр язуы. Анда 80 билге бар. Токапу – инкларның киемнәре. Алар кулдан тукып эшләнелгән. Киемнәрдә язу үрнәге кулланылган. (19 слайд)
3. Практик эш.
-Укучылар, мин хәзер сезгә пиктограмма үрнәгендә берәр хәбәр язарга тәкъдим итәм. (пиктограмма искә төшерелә, хәбәрләр укыла)
4. Укучылар чыгышы.
–Укучылар, X гасырда славян әлифбасы төзелә. Аны абыйлы-энеле Византия монахлары Кирилл һәм Мефодий төзегәннәр. Башта әлифбаның глаголица дип аталганы кулланылган. Аның хәрефләре язу өчен катлаулырак булган. Соңыннан кириллица кулланышка керә. Ул хәзерге алфавитның нигезендә ята. (20 слайд)
Хәзер Гөлназ алфавитка нигез салучылар белән якыннанрак таныштырып китәр.
( укучы чыгышы)
Кирилл һәм Мефодий

Кири́лл ( кушаматы Фило́соф, 827—869) һәм Мефо́дий ( 815—885) Византиянең Солуни шәһәрендә туган абыйлы - энеле — реформаторлар. Алар славян әлифбасын төзүчеләр һәм христиан динен таратучылар.Кирилл һәм Мефодийның әтиләре офицер була. Гаиләдәге 7 малайның Михаил (Мефодий) — иң өлкәне, ә Константин (Кирилл) — иң кечесе. Алар яшәгән шәһәрдә ике телдә: грек һәм славян теленең солун диалектында сөйләшәләр. Монах булып киткәнче Михаил хәрби-административ өлкәдә эшли. Ә Константин үз чоры өчен бик укымышлы кеше була.Евангельны славян теленә тәрҗемә итә. Константин Константинопольнең иң яхшы укытучыларында белем ала; философиия, диалектика, геометрия, арифметика, риторика, астрономия фәннәрен укый һәм төрле телләргә өйрәнә.Укуын тәмамлагач Константин чиркәү әһеле булып китә. Бу чорда әлеге дәрәҗә академик исеменә тиң була. Константинопольдә үзе укыган Магнавр университетында философия укыта. 856 елда Константинның фикердәше логофет Феоктист үтерелә.Константин үзенең укучылары Климент, Наум һәм Ангеларий белән абыйсы Мефодий эшләгән монастырьга килә. Алар бер төркем булып берләшәләр.Бу чорда славян теленә кимсетеп караулар, бары грек һәм латин телен генә өстен күрүчеләр була. Бертуган Константин һәм Мефодийга күп кыенлыклар аша узарга туры килә.
862 елны Константинополь кнәзе Ростиславтан үтенеч белән илчеләр килә. «Халкым христиан динен тота. Ләкин аны үз телебездә аңлата белүче юк.. Безгә укытучылар җибәрә алмассызмы икән”,диелә үтенечтә. Әлеге эшкә бертуган Константин һәм Мефодий алына. Алар грек теленнән славян теленә китаплар тәрҗемә итәләр, кешеләрне укырга, язарга өйрәтәләр. Римда Константин нык авырып китә.Ул үзенә Кирилл дигән монах исемен ала. Кирилл 869 елның 14 февралендә үлә. Аны Римда Изге Климента чиркәвендә җирлиләр.
Үләр алдыннан ул абыйсы Мефодийга: «Без синең белән ике эш үгезе кебек; авыр йөктән беребез егылса, икенчебез аны дәвам итәргә тиеш»-ди. Энесенең үлеменнән соң Мефодий укучылары белән башта Паннониягә, ә аннан Моравиягә кайта. 874 елда архиепископ дәрәҗәсе кайтарылган Мефодий тыюларга карамастан славян телендә эшли. Ул Римда үз телен яклап чыга һәм эшләргә рөхсәт ала. 885 елда Мефодий авырый башлый.. Үләр алдыннан укучысы Горазданы дәвамчысы итеп калдыра. Аны соңгы юлга озату славян, грек һәм латин телендә башкарыла..
Кирилл һәм Мефодий төзегән славян алифбасы Болгарииядә, Хорватиядә, Сербиядә киң тарала. Кешеләр аларны изгеләштерәләр һәм Кириллны— 27 февральдә, ә Мефодийны — 6 апрельдә искә алу көннәре үткәрәләр. Россииядә ( 1991 елдан ) бу бәйрәм 24 майда үткәрелә һәм Славян культурасы һәм язуы көне дип атала. Словакия шагыйре Ян Голлы аларга багышлап «Кирилло-Мефодиада» дигән зур поэма яза (1835). Кирилл һәм Мефодийның тормышы Милорада Павичның сүзлегендә сурәтләнә. Болгариядә Кирилл һәм Мефодий исемендәге орден булдырылган. 1869 елның июлендә Цемес елгасы артында Новороссийскка күчеп килгән чехия кешеләре тарафыннан Мефодиевка авылы төзелә. Севастопольдә, Мәскәүдә, Киевта, Самарада, Ханты-Мансийскида Кирилл һәм Мефодийга һәйкәлләр куелган.
5. Беренче китаплар белән танышу.
-Без кешеләрнең ничек итеп язуны үзләштергәннәрен өйрәндек. Аларга язу ни өчен кирәк булды? (исәпләүләр башкарырга , хәбәр җибәрергә, кешеләрне дингә өндәргә һ.б.) Ә беренче кулъязма китаплар ничек эшләнгән һәм аны кемнәр язганнар?
Китап басу эше кайсы илдә, кем тарафыннан уйлап табылган? Русьта беренче китапны кем бастырып чыгарган? Ул нинди китап булган? Татарстанда беренче типографияне кем һәм кайчан ачкан? (21 слайд) Инде шушы сорауларга җаваплар эзләп карыйк.
-Китап эшләү бик авыр эш булган һәм озак вакыт таләп иткән. Китап язучы һөнәре бик мактаулы булган. Гадәттә бу эш белән монахлар шөгыльләнгәннәр. Чөнки китап дини пропаганда өчен хезмәт иткән. Ул барлык язуларны да язган, язу карасы да әзерләгән, рәсемнәр дә ясаган. Китаптагы сүзләр берсеннән-берсе аерылмаган. Китапны язучы текстның бер өлешен икенчесеннән аерырга теләгәндә битнең сул ягыннан күчеш эшләгән. Сүзнең беренче хәрефен башкалардан зуррак, матуррак итеп кызыл буяу белән эшләгән. Кызыл юл дигән әйтү дә шул чорлардан калган. Китапның һәр битендә рәсемнәр, орнаментлар ясалган. Зәңгәр буяу вайда исемле үсемлектән, яшелне бакырдан һәм черек алма согыннан ясаганнар. Ә кызыл буяу табу өчен монахлар хәтта бөҗәкләрне пресслаганнар.Аннан китапны «киендергәннәр»- тышлаганнар. Тышлык ике агачка тарттырылган күннән эшләнгән. Аны алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар белән бизәгәннәр. Китапка аерым футляр эшләгәннәр һәм каптырмалар да ясаганнар. Кулъязма китаплар эшләү берничә елга кадәр сузылырга мөмкин булган .Шунлыктан китап бик кыйммәт торган. Әмма крестьян гаиләләрендә дә бер генә китап булса да булган.(22 слайд)
Борынгы Русьта мөһим вакыйгалар елъязмаларга теркәп барылган. Шундый мәшһүр елъязма “Повесть временных лет” дип атала. Аның белән якыннанрак безне Зилә таныштырыр. (укучы чыгышы)
Елъязманың авторы XI—XII гасырда яшәгән Киево-Печера монастыре монахы Нестор дип күрсәтелә. Тарихчылар «Повесть временных лет» елъязмасын беренче рус елъязмасы дип исәплиләр.
-Елъязма үзенә күпсанлы әйтемнәрне, хикәяләр һәм повестьләрне, легендаларны , тарихи шәхесләр һәм вакыйгаларны сурәтләгән халыкчан шигъри әсәрләрне туплаган . «Повесть временных лет» елъязмасында славяннарның килеп чыгуын, Денпр яры буйлап таралуын, славяннарның хәзәрләргә каршы көрәшен, Русь дәүләтенең барлыкка килүен күрсәткән легендалар урын алган. Әлеге елъязманың әһәмияте дә аның тарихны чагылдыруында. Рюрик, Синеус, Трувор, Аскольд, Дир кенәзләренең исемнәре дә бары “Повесть временных лет” елъязмасында гына искә алына.
Елъязма өчен кенәз архивыннан алынган документлар кулланылган. Бу 911, 944, 971 елларда язылган рус һәм византиялеләр арасында төзелгән килешүләр текстын саклап калырга ярдәм иткән.860 елгы русларның Царьградка һөҗме Георгий Амартолның тәрҗемә язуыннан, ә тагын да иртәрәк елгылар Иоанн Малал язмаларыннан алынган. Елъязманың әдәби әсәр буларак та әһәмияте бик зур.


Китап басу ысулын моннан меңнәрчә еллар элек Кытайда уйлап табалар. Башта такталарда текстның көзгедәге кебек чагылышын кисеп алалар, буяу сөртәләр һәм басалар. Соңрак тимерче Би Шен бербөтен такта урынына аерым тамгалар (литерлар) гына эшләүне тәкъдим итә.Алардан төрле текстлар төзиләр. Ләкин бу ысул XV нче гасырга кадәр Европада билгеле булмый. Немец ювелиры Иоганн Гутенберг Европада беренче булып җыелма шрифт һәм китап басу өчен агач пресс куллана. (23 слайд)
Иоганн Гутенберг аерым хәрефләрне металлдан койган. Алардан текст җыйган. Хәрефләрне типография буявы белән сылаган һәм өстенә дымлы кәгазь куеп текстны төшергән. Басу станогы кул көче белән эшләгән. Китап басуның туган елы дип 1445 ел санала. Ул чорда иң күп басылган һәм таралган китап булып «Библия» тора. (24 слайд)
1563 елда Мәскәүдә патша Иван Грозный әмере буенча беренче типография төзелә. Печатный доврның төзүчеләре һәм җитәкчеләре чиркәү әһеле Иван Федоров һәм белорус остасы Петр Мстиславец була.
Иван Фёдоров (якынча 1510-83) Россиядә һәм Украинада беренче китап басучылардан. Ул 1564 елда беренче рус китабы «Апостол»ны бастыра. Мәскәүдә басма китапларның элегрәк булганлыгы да мәгълүм. Ләкин бары бу китапның гына төгәл басылган елы билгеле. Шуңа күрә ул беренче рус басма китабы булып санала . (25 слайд) 1574 елда Львов шәһәрендә беренче славян «Азбука»сын чыгара.
Печатный двор күп еллар дәвамында грамотага өйрәтә торган дәреслекләр бастырырп чыгарган. Рус хәрефләре Василий Бурцов әлифбасы буенча өйрәнелгән. Аның бәясе 1 тиен торган. Соңрак Мәскәү Кремленең Чудов монастыре монахы Карион Истоминның әлифбасы дөнья күрә. (26 слайд) Безнең әлифбалар белән чагыштырыгыз әле. Нинди охшашлыклар, нинди аерымлыклар күрәсез? (төркемнәрдә эш)
Русия падишаһы Петр Беренченең Кавказ һәм Фарсы иле халыкларына мөрәҗәгать итеп чыгарылган 1722 елгы «Манифест»ы гарәп графикасыннан хәзерге татар теленә күчермәдә киң катлам укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Күренекле галим, татар китабы белгече Әбрар ага Кәримуллин аны җыелма хәрефләр белән басылган беренче татар китап басмасы дип бәяли
Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла. (27 слайд)
IV.Осталык һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.Өстәмә материал тәкъдим итү.
-Мин сезгә өстәмә рәвештә уку өчен И.Гутенберг һәм И.Федоров турында материал тәкъдим итәм. Әлеге шәхесләрнең максатларына ирешү өчен нинди авырлыкларны җиңүләре, үз эшләрен чын күңелдән яратып башкарулары турында белү сезне дә чыныктырыр, бирешмәскә өйрәтер дип уйлыйм.
2.Тикшерү эше.
Борынгы Мисырда нәрсәдә язганнар?
каен тузында
папируста
пергаментта (28 – 29 слайдлар)
Русьта кайсы агачның язуга кагылышы бар?
Юкә
Каен
Тал (30-31 слайдлар)
Европада китап басу ысулын кем уйлап тапкан?
Иоганн Гутенберг
Цай Лунь
Иван Фёдоров (32-33 слайдлар)

Кәгазьне кайсы илдә уйлап тапканнар ?
Мисырда
Россиядә
Һиндстанда
Китайда (34-35 слайдлар)
3. Бөек шәхесләрнең фикерләре белән танышу.
-Китап турында матур сүзләр әйтмәгән бер генә язучы, шагыйрь дә юктыр. Танышып китик әле.
• Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым”
Г.Тукай
• “Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр... Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә”.
А.М.Горький.
• “Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда”.
С.Хәким
• Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Н.Фәттах

-Инде машинага утырып, кайтыр юлга кузгалыйк. Үз чорыбыз китапларнын барлыйк. Зур үсеп, Мәскәү шәһәренә барырга туры килсә, Россия дәүләт китапханәсенә керми калмагыз.Ул бик кызыклы китапханә. Анда төрле китапларны күрергә була: кечкенәләрен дә, почта маркасы зурлыгындагысын, бер метрдан да биек булган дәү китапларны да. Андагы иң озын китап - кытай словаре, ә иң калын китап - инглиз сүзлеге 8 мең биттән тора. Бу китапханәнең китап киштәләренең гомуми озынлыгы 300 км. җитә.
4. Энциклопедияләр белән таныштыру.
-Ә хәзер минем сезне китапларның –китабы Энциклопедия белән таныштырасым килә. (күрсәтелә) Әлеге китапның үзен “Вакыт машинасы”дип атарга була. Ул сезне теләсә кайсы чорга илтеп куя, сезгә теләсә нинди темага мәгълүмат бирә ала. Энциклопедияләр бик күп төрле. Киләчәктә алар сезнең ышанычлы укытучыгызга, киңәшчегезгә әверелерләр дип уйлыйм.
V.Рефлексив-бәяләү этабы.
-Укучылар, бүгенге дәресебезне бәяләп китик әле.
-Ничек уйлыйсыз, бу дәресне без бушка уздырмадыкмы? Сезнең өчен бүген нәрсә ачыш булды?
-Бүген дәрестә нәрсә яхшы килеп чыкты? Нәрсә килеп чыкмады? Ни өчен?
-Бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип уйлыйсыз?
“Баскыч” (интеллектуаль рефлексия)-укучылар тактада урнаштыралар.
VI. Йомгаклау. Өйгә эш.
-Укучылар, бүгенге дәрестә без бик күп җирләргә сәяхәт иттек. Русь җирендә генә түгел, Мисырда һәм Кытайда да, Римда һәм Грециядә дә булдык. Бик күп мәгълүмат белдек. Өйдә 1)55-57, 82-86 битләрне укып белемнәрегезне ныгытырсыз. 2)Дәфтәрдә кулъязма китапның бер битен сурәтләп карагыз.

Кулланылган материал:
1.Энциклопедия для детей «Страны. Народы. Цивилизации» т. 13, Москва ЗАО «Дом Книги «Аванта+»» 1999 г.
2.Энциклопедия для детей «История древнего мира» Ю. В. Зайцев, ЗАО «Издательство «ЭКСМО – Пресс»», 2000 г.
3.Дәреслек «Әйләнә-тирә дөнья» 4 кл. ( икенче кисәк) А. А. Плешаков, Е. А. Крючкова. Казан: «Мәгариф»нәшрияты, 2010 ел.
4.Интернет материаллары: ru.wikipedia.org

У вас нет прав для создания комментариев.