Туган як. Авыл, бистә, шәһәр исемнәре. 2нче сыйныфларда әйләнә –тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Село-Чура авылы гомуми урта белем учреждениесе Туган як. Авыл, бистә, шәһәр исемнәре. 2нче сыйныфларда әйләнә –тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе. Төзеде:1нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Алексеева Эльмира Андреевна - 2018- Әйләнә – тирә дөнья фәненнән 2 сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе УМК “Россия мәктәбе” Дәреслек А.А.Плешаков, Е.А.Крючкова.Әйләнә-тирә дөнья,2 нче сыйныф (2 кисәктә) Тема: . Туган як. Авыл, бистә, шәһәр исемнәре. Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү. Максат: туган як төшенчәсе турында булган белемнәрне тирәнәйтү, торак пункт атамаларының кирәклегенә балаларны төшендерү, авылыбыз атамасының килеп чыгышын, авыл- бистә исемнәренең ничек ясалганлыкларын өйрәнү. Планлаштырылган нәтиҗәләр: Шәхси УУЭ (УУД) -Кеше һәм туган як арасындагы бәйләнеш урнаштыруны формалаштыру; -сөйләмне, аралаша белүчәнлекне, анализлый белүне үстерү. Көйләгеч УУЭ: -парларда, төркемнәрдә эшли белүне, иптәшеңә булышучанлыкны үстерү. - укытучы ярдәмендә дәрес темасын ача, максатын куя белү сыйфатларын формалаштыруны үстерү. Коммуникатив УУЭ: -дәрестә башкаларны тыңлый белү, үз фикерен әйтә белү, кабул ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп төркемнәрдә эшли белүчәнлекне үстерү. Танып- белү УУЭ: -хәтерне , фикерләүне үстерү, яңа белемнәрне таный белергә өйрәтү. Җиһазлау: Индивидуалҗ эш өчен карточкалар, дәрескә презентация, проектор,төрле рәсемнәр, мәгълуматлар, дәреслек. Эш алымнары: өлешчә проект, эшлекле уен, парларда, төркемнәрдә эш. Кулланылган технологияләр:ИКТ, уен технологиясе. 1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру) Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген барлау. Слайд 1. Матур язгы көннең фоторәсеме. Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп, хәерле көннәр теләп дәресебезгә керешик! (Укучылар бергәләп:) Хәерле көн, агачлар! Хәерле көн, кошлар! Хәерле көн, дуслар! Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш? Ничек эшләсәк кенә безнең дәресебез уңышлы чыгачак? (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар, басып шигырь юлларын бергәләп күңелдән әйтәләр ) - җаваплар тулы, төгәл , аңлаешлы булырга тиеш. -актив эшчәнлек булырга тиеш. 2. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар, безнең дәресебезгә сезгә юл күрсәтүчеләр, безнең дәреслегебезнең булышучылары,ягъни сезне 1 нче сыйныфтан башлап озатып йөрүчеләр дә килгән бит. Кемнәр алар таныйсызмы? Әйе, Әмир белән Әминә. (Әмир белән Әминәнең курчаклары тактага эленеп куелган була) бүген дә сезгә аларның сораулары бар, әйдәгез карап китик әле. Әлеге эшне укучылар парларда эшлиләр,узара киңәшләшеп җавап әзерлиләр (2-3 минут вакыт бирелә). Без кайсы Республикада яшибез? Безнең районыбызның исеме ничек? Туган авылыбыз ничек атала? Авылыбыздан ерак түгел тагын кайсы авыллар урнашкан, берничәсен санап китегез әле. Әминә белән Әмир безгә кайсы авылдан килгәннәр, аларның туган авыллары ничек атала? Авылыбызда кайсы милләт кешеләре яши? Без кайсы телдә аралашабыз? -(Балаларның җаваплары тыңлана. Һәр пардан берәр укучы телдән җавапны әйтә.) - Балалар, менә без бергәләп Әмир белән Әминәнең әзерләгән сорауларына җаваплар бирдек. Укучылар, нинди темага сораулар алып килгәннәр алар сезгә? Димәк, бүген безнең дәресебез нинди темага багышланыр микән? Ягез, чамалап карыйк әле. Туган якның табигате турындамы сораулар, әллә башкачарак төрдәме? Туган авылыбызның, районыбызның, республикабызның нәрсәсен сорадылар? Дөрес, исемен атамасын. (Укучыларның җавапларын тыңлау, теманы ачу.) Дәресебезнең темасы:Слайд.2 Туган як. Авыл,бистә, шәһәр исемнәре. - Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәнергә, нинди максат куярга, нинди беле мнәр үзләштерергә тиеш булабыз икән? 4.Яңа белем информациясен аңлау. 1) Дәреслек белән эш. (93 – 95 нче битләр). Балалар әйдәгез дәреслекләрнең 93 нче битен ачыйк әле. Сорауны уку. Димәк, конвертның тышына үзегезнең исемнәрегездән тыш, тагын нәрсәне күрсәтәсез.Мәсәлән, абыегыз армиядә хезмәт итә Мәскәүдә, сез аны 23 нче февраль белән котлап открытка җибәрергә уйладыгыз , ди. Сез адреска абыйга миннән дип кенә язасызмы? Алай гына язсагыз ул открытка барып җитәрме? (укучыларның фикерләрен, җавапларын тыңлау)Торак пунктның исемен язарга кирәк. Кайсы шәһәргә шуны күрсәтергә кирәк. Димәк, кешеләр шикелле үк һәрбер авылның да, бистәнең дә, шәһәрнең дә үз атамасы бар. Ә аларга исемнәрне ничек кушканнар микән соң? (дәреслекнең 94 нче бите) Шәһәр , авыл исемнәренең килеп чыгышы белән кыскача танышу. Мәсәлән 1000 ел элек диярлек князь Ярослав Мудрый Ярославль шәһәренә нигез салган. -Балалар, ә безнең авылыбызның исеме каян килеп чыккан микән соң?Сез инде бу турыда әбиләрегездән яисә бабайларыгыздан сорап килгәнсездер шулай бит. (Укучыларның җаваплары тыңлана).Бу турыда риваятьләр нәрсә сөйлиләр микән соң?Сүзне Адиләгә биреп китик әле.Ул безнең өлкәннәрнең сүзен гомумиләштереп сезгә авылның исеме хакында әйтеп китсен әле.(Айсина Адилә авылның килеп чыгу тарихы белән кыскача гына таныштырып китә.) Чура исеме каян килеп чыккан?Слайд 3, 4, 5. Безнең авыл районыбызның иң төньяк авылларының берсе. Чура исеме каян килеп чыккан соң? Борынгы риваятьләргә караганда, борынгы картлар сөйләгән сүзләрдән шушы версия яшәп килә. Борын заманда авыл урынында бик куе урман булган. Бу якларга иң беренче килеп үзенең тормышын башлап җибәргән кешенең исеме Чурабатыр булган диләр. Йорт арты йорт салына куе урман урынында әкренләп авыл калкып чыга. Беренче йортны төзеп авылны яшәтеп җибәргән егет истәлегенэ авыл да Чура исемле булып китә. Хәзерге көндә авылыбыз Село- Чура исемен йөртә. Нәтиҗә ясыйлар: Чура исеме каян килеп чыккан дигән сорауга җавап бирәләр. Безнең сыйныфта сез барыгыз да Чура авылыннанмы соң? Вероника син кайсы авылдан? Ангелина ә син кайсы авылдан? Әйдә үзегезнең кайсы авылдан икәнлегегезне әйтеп китегез әле.Якын тирә авылларның исемнәрен беләләрме, балаларга сораулар бирелә. Тагын нинди күрше авылларны беләсез ? Вахит, Яниль, Борбаш һ.б. Физкультминутка 5.Яңа белемнәрне аңлап үзләштерү. Балалар, әйдә дәфтәрләрне алыйк. Нинди авыл исемнәре бар , язып алыгыз әле . (Укучылар дәреслекнең 94-95 нче битләрендәге авыл исемнәрен табып язып алалар).Ә хәзер туган тел дәресен искә төшерик әле, әлеге авыл исемнәре ничек барлыкка килгән. (Кирмән+таш, Кала+тау, Таш+чишмә, Ашыт+баш) .Болар барысы да нинди исемнәр? Кушма исемнәр.Ә безнең авылыбыз ничек атала әле. Село-Чура бу да кушма исемме? Сызыкча аша языла, димәк парлы исем. Авыл, бистә, республика исемнәре һәрвакытта да баш хәрефтән башлап языла. Молодцы. Укучылар кушма исемнәрне дә искә төшердек, хәзер тагын бер сорауга җавап биреп карагыз әле. Авыл сүзеннән нинди тамырдаш суз ясарга мөмкин?Дөрес, авылдаш сүзе килеп чыга. Ә хәзер тактага игътибар итегез әле. Курчак театрының атказанган артисты Юрий Чуктиев катнашында әкияттән өзек күрсәтелә. (1-2 минут кына әкияттән өзек күрсәтелә).Балалар әлеге әкият сезгә танышмы? Бу әкияттә катнашучы берәр артистны таныдыгызмы?Әйе, Юрий абыегыз. Юрий Чуктиев та безгә кем була инде? Әйе, авылдашыбыз була. Ул безнең авылда туып- үскән егет. Хәзере вакытта Казан дәүләт әкият курчак театрының атказанган артисты. Бер авылда туып бер авылда үскән кешеләр, кайсы шәһәрдә яисә илдә яшәсәләр дә бер- берләренә кем булалар? Авылдашлар булалар. Ә хәзер балалар, һәрберебез дә дәфтәр ручкаларыбызны алыйк та , үзебез яшәгән авылыбызны, кайсы урамда, ничәнче йортта яшибез шуны язып карыйк әле .(дәфтәрләрдә эш) Язып бетергәч иптәшегезнекен тикшереп чыгасыз.(парларда эшләү). Карагыз әле без барыбыз да кайсы авылдан сон, (Село-Чура) авылыннан , димәк Юрий Чуктиевның авылдашлары икән бит. Йомгаклау.Рефлексия (Слайд5) Ярый балалар, Ә хәзер бүген дәрестә эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйк. -Укучылар,без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? - Нинди биремнәр эшләдек? -Кайсыларыбыз барлык биремнәргә дә дөрес җавап бирдек?- Кемнәргә дәрес ошады,аңлашылды, ә кемнәргә бик үк аңлашылып бетмәде тактага карыйк әле . Балалар , сезнең парталарда смайликлар бар өч төсле, кемгә кайсысы туры килә миңа тапшырасыз. Дәрес тәмам . Молодцы. Катнашуыгыз өчен рәхмәт.

У вас нет прав для создания комментариев.