РУС БАЛАЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТКӘНДӘ СҮЗЛЕКЛӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ АЛЫМНАРЫ
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Автор: Мифтахова Равия Анасовна,
преподаватель татарского языка I квалификационной категории
ГАПОУ «Елабужский колледж культуры и искусств»

РУС БАЛАЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТКӘНДӘ
СҮЗЛЕКЛӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ АЛЫМНАРЫ

Укыту-тәрбия эше рус телендә алып барылган белем бирү учреждениеләрендә татар теленә өйрәтү - катлаулы һәм дәвамлы эш. Барлык дәресләрдә дә укучыларның сөйләм күнекмәләрен яхшыртырга, сөйләмдәге хаталарны төзәтергә, сүзлек байлыгын баетырга мөмкинлек бирүче төрле ысуллар һәм методлар кулланыла. Дәресләрдә сүзлек эшенә аеруча күп вакыт бирергә туры килә. Һәр сүзне русчадан - татарчага, татарчадан рус теленә тәрҗемә итеп, аларның мәгънәләрен сурәтләр, сюжетлы картиналар, уеннар ярдәмендә аңлатканда, ул хәтердә яхшы саклана. Тик үзләштергән сүзләр дәрестән-дәрескә кабатланмаса, тиз арада онытылырга да мөмкин. Шуңа күрә һәр укучы сүзлек дәфтәренә ия булырга тиеш.
Татар телен рус телле балаларга өйрәткәндә, дәресләрдә еш кына текстлар белән эшләргә туры килә. Бу эшне ничек оештырырга соң?
Текстның эчтәлеген аңлау өчен, төрле сүзлекләр ярдәмгә килә. Мәсәлән, текстны тулысынча тәрҗемә иткәч, кайбер сүзләрнең мәгънәләренә төшенү өчен, аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланырга була.
а) Астына сызылгын сүзләрнең аңлатмасын табарга:
Нәүрүз бәйрәмендә, фатиха алу өчен, аксакалларга мөрәҗәгать итәләр. Йола ел уңышлы узсын, муллыкта үтсен өчен үткәрелә.
Мондый эш өчен укытучы сүзлектә булган сүзләрне генә алырга тиеш.
нәүрүз - кайбер төрки халыкларда искечә яңа ел
фатиха – ата-ананың һәм олыларның ризалыын белдереп әйткән сүзе
аксакал - күпне белгән, күпне күргән хөрмәтле олы кеше
йола – халык арасында буыннан-буынга килеп, кагыйдәгә әйләнеп киткән гореф-гадәт.
б) Өйрәнелгән сүзләрне ныгыту максатында аларны бутап бирергә була:
нәүрүз - халык арасында буыннан-буынга килеп, кагыйдәгә әйләнеп киткән гореф-гадәт
фатиха - кайбер төрки халыкларда искечә яңа ел
аксакал - ата-ананың һәм олыларның ризалыгын белдереп әйткән сүзе
йола - хөрмәтле олы кеше, күпне белүче.
Текст өстендә эшләгәндә, татарча-русча сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү дә бик мөһим. Бу - иң актив кулланыла торган сүзлекләрнең берсе. Аның ярдәмендә сүзләр, фразалар, җөмләләр, текстлар тәрҗемә итәргә була. Сөйләм яки текстны тәрҗемә иткәндә, укучылар сөйләмендәге сүз тәртибенә аеруча игътибар итәргә кирәк.
Рус телле балалар белән эшләгәндә төп максат - укучыларны сүзлек запасын арттыру һәм аларны сөйләмдә активрак кулланырга өйрәтү. Татарча-русча сүзлекләр белән мөстәкыйль башкарылган эшләр укучыларны логик фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Гадәттә, дәресләрдә сүзләрне турыдан-туры тәрҗемә итә торган сүзлекләр генә кулланылмый.
Укытучы сүзлек белән эшләүнең төрле ысулларын куллана ала. Мәсәлән, теге яки бу сүз белән бәйле фразеологизм табып, аның мәгънәсенә төшенергә, аннары ул фразеологизмның синонимын һәм антонимын табарга була. Мәсәлән:
Бер бите ай, бер бите кояш (мәгънәсе: бик матур). Синонимы: карап туйгысыз. Антонимнары: Майлап ташласаң да, эт тимәс; йөзенә карый торган түгел.
Кәкре каенга терәтү (мәгънәсе: алдау). Синонимнары: Агач атка атландыру; төп башына утырту һ. б.
Фразеологизмнарны өйрәнгәндә, татарча-русча, русча-татарча фразеологизмнар сүзлекләрен кулланырга кирәк. Укучылар фразеологизмнар арасында татар һәм рус телләрендә уртак булганнарын да, шулай ук рус теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә ителгәннәрен дә күрәчәкләр.
Фразеологизмнар белән таныштырганда, түбәндәге күнегүләр үткәрергә мөмкин:
1. Русча фразеологик берәмлекләрне шул ук сүзләр белән тәрҗемә итегез. Сүзлекләрдән файдаланыгыз:
мелко плавать –
не бросать слова на ветер –
тепленькое местечко –
сидеть как на иголках –
стиснув зубы –
2 . Фразеологик берәмлекләрне чагыштырыгыз. Аларның мәгънәләре бертөрлеме? Һәр ике телдә нәрсәгә игътибар ителгән?
Чебеннән фил ясау - делать из мухи слона
Аяк сузу - протянуть ноги
Баштан чыкмый - не выходит из головы
Ач кешенең ачуы яман - гнев голодного страшен
Күзләр маңгайга менде - глаза на лоб лезут
Чыбык очы - седьмая вода на киселе һ.б.
3. Ике баганада бирелгән фразеологик берәмлекләрне туры китереп әйтегез:

сүз бирү
сүзен тоту
сүз алып бару
сүз алу
сдержать слово
брать слово
дать слово
вести разговор

4. Түбәндәге фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез:
таң тишегеннән – ни свет, ни заря;
уртаҡ тел таптылар – нашли общий язык;
төп башына утыртты – оставил в дураках;
эт каешы – тертый калач;
җан дустым – закадычный друг.

Икетеллелек шартларында тәрҗемәгә өйрәтү эше балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Балада сүзне, телне тоемлау тәрҗемә итү эшләре аша хәл ителә. Бу очракта бала сүзнең мәгънәсенә игътибар итә.
Бер үк сүзнең татар телендәге мәгънә төсмерләрен рус телендәге варианты белән чагыштырганда, бала сүзнең мәгънәви һәм тасвирлама көчен тоярга өйрәнә, аның ике телле сүзлекләргә мөнәсәбәте, кызыксынуы арта.
Тәрҗемә өстендә эш балада сүзнең мәгънәсенә тәнкыйтьчел караш тәрбияли. Мәсәлән, "борчаклары пешеп җитми (уртак тел таба алмау)" дигән фразеологик берәмлекнең мәгънәсен рус теленә тәрҗемә итеп аңлатып булмый. Ни өчен шулай? Бала уйланырга мәҗбүр була. Әкренләп ул бер телнең сурәтләү чараларын, фразеологик берәмлекләрен башка телгә турыдан-туры тәрҗемә итеп булмавын төшенә, телнең үзенчәлеген, табигый җирлеген тоя, аңлый башлый. Аңарда телне өйрәнүгә теләк туа. Бала һәр телнең үзенә генә хас милли үзенчәлеген күрә.

У вас нет прав для создания комментариев.