Городец сәнгате. Тактага бизәкләр төшерү.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

5 нче сыйныф укучылары белән сынлы сәнгатьтән
сингапур методикасының структураларын кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема: Городец сәнгате.
Тактага бизәкләр төшерү.

Дәресне үткәрде: 2нче
категорияле сынлы сәнгать
укытучысы Вафина Раилә
Миннеһади кызы

18 декабрь, 2013 ел
Тема: Городец сәнгате. Тактага бизәкләр төшерү.
Максат:
1. Укучыларны Городец бизәкләре тарихы белән таныштыру.
2. Иҗади фантазияне үстерү, танып-белүне активлаштыру, сәнгатькә юнәлеш бирү.
3. Городец бизәкләрен нәкышләү (роспись) юнәлешендә эшләү күнекмәләре булдыру.
4. Ватан тарихына һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материаллар:
1. Городец бизәкләре төшерелгән слайдлар
2. Сәнгатьчелек материаллары, куна тактасы
3. Таркатма материал: Городец бизәге элементларын эшләү тәртибен төшерелгән карточкалар.
4. Халык промыселләре төшерелгән плакат-таблицалар
5. Городец бизәлеше вариантлары.
Дәрес планы:
1. Оештыру өлеше:
— Хәерле көн, укучылар! Янәшәдәге дусларыгызга сәлам бирегез, каршыдагы дусларыгызга да сәлам бирегез.
— Без бүген халык промыселләренең тагын бер бик матур юнәлешен өйрәнеп үтәрбез. Алдан өйрәнгән гжель савыты нәрсәдән эшләнгән иде?
— Укучылар җавабы (балчыктан)
— Ә жостово бизәкләре нәрсәгә төшерелгән?
— Укучылар җавабы (калай подноска)
— Бик яхшы, беләсез икән!
— Ә хәзер, укучылар, тактадагы кызыклы әйберләргә игътибар итегез. (тартма, урындык, куна тактасы, эрләү тактасы, уенчыклар һ.б) Алар нәрсәләрдән эшләнгән?


— Укучылар җавабы (агачтан)
— Шундый гади генә әйберне бизәкләп, сәнгать дәрәҗәсенә җиткерүче осталар кемнәр булган икән соң?

2. Әңгәмә. Городец бизәкләре тарихы.
— Әйдәгез, укучылар, без үзебезне шәһәр ярминкәсендә диеп күзаллыйк.
— 19 гасырда ук һәр атнаның шимбә көнендә Түбән Новгород өлкәсенең Городец шәһәренә тирә-яктагы авыллардан крестьяннар, башка шәһәрләрдән сәүдәгәрләр килгән. Андагы бик күп төрле товарлар арасында җирле осталар эшләгән әйберәләр әллә каян күренеп, үзенә тартып торган. Чөнки бу Курцево, Косково һ.б. авыллар осталары тәкъдим иткән уенчыклар, агач савытлар, эрләү такталары, чаналар һәм бишекләр эшләгән булганнар. Бик сирәк кеше генә шәһәр базарларыннан әлеге әйберләрне алмыйча киткәндер, чөнки ул чорда традицион бүләк булып нәкъ шулар торган. Туйдагы киленгә дә бизәкле эрләү тактасы бүләк иткәннәр. Тәрәзәгә салкын бизәкләр төшергән кышкы озын кичләрдә хатын-кызларга озак вакыт эрләү, бәйләү белән шөгыльләнергә туры килгән. Ә эрләү тактасындагы чәчәкләр, кошлар һәм ачык төсләр җәйге җылылык биргән кебек булган. Эш беткәч бизәкле тактаны стенага элеп куйганнар, ул ярлы крестьян өендә картина кебек тә торган. Гасырлар буе камилләшкән элеге осталык буыннан –буынга тапшырылып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән.
— Карагыз әле, Городец осталары күбрәк нәрсә ясаганнар?
— Укучылар җавабы ( кошлар, атлар, туй күренешләре, чәчәкләр)
— Әйе, Гродец осталары сюжет итеп тормышның күңелле мизгелләрен алганнар, аны шулай ук “серле чәчәкләр” белән бизәгәннәр.
— Ә нинди чәчәкләр төшергәннәр соң?
— Укучылар җавабы ( Гөлҗимеш, ромашка, роза, җиләк чәчәге, кыңгырау чәчәге һ.б.)
— Бик дөрес, шулай да Городец бизәкнең төп элементлары “розан”, “купавка” һәм “бубенчик”, “яфрак”, алар чын чәчәкләрнең төгәл (копиясе) чагылышы түгел, шуңа “серле” дип әйтәбез.
— Әйтегез әле, игътибар белән караганда чәчәкләрнең нинди охшашлыгы бар?
— Укучылар җавабы (Алар түгәрәк формада. Таҗлары дугасыман. Ак төс белән йөгертелгән.)
— Ә аермасы нәрсәдә?
— Укучылар җавабы ( “Розан”ның чәчәк үзәге уртада, ә “купавка”ның үзәге кырыйда.)
— Молодцы! Игътибар белән карагач Городец бизәгендә төрле чәчәкләрне күрдек. Ләкин төп элементлар булып “розан” һәм “купавка” санала. “Розан” үзенең таҗларын уртага җыя. “Купавка” ның үзәге уңга яки сулга авышкан була. Алар куе төсләр белән эшләнә-кызыл һәм зәңгәр, шулай ук ачыграк буларга да мөмкин- алсу һәм зәңгәрсу. Хәзерге осталар бизәкләрне майлы буяулар белән төшерәләр.

Әкиятләрдән (“Жар-птица», «Аленький цветочек» һ.б.) килгән кебек “серле” чәчәкләр, кошлар, атлар, читтән караганда катлаулы бизәк булып күренә. Шулай да эш тәртибен өйрәнгәч, сез үзегезне сынап карый аласыз?

3. Сәнгатьчә эшләнеш максатын һәм тәртибен кую. ЭЙ АР ГАЙД
— Без “розан”, “купавка”,”бубенчик”,”яфрак”, ат, кош төшерергә өйрәнербез. Городец осталары кебек тырышып карыйк әле. Каршыгыздагы карточкаларны алып, андагы фикерләрне укыгыз һәм беренче баганага “V” - әйе, “O“ - юк тамгалары куегыз.
1 минут вакыт бирелә (эш бетмәсә өстәмә вакыт бирергә мөмкин).

Алдагы фикер Фикерләр Соңгы фикер
Городец бизәген ясау өчен башта материалны ачык төскә буярга кирәк.

“Розан” элементын буяганда роза чәчәге төсләрен – алсу һәм кызылны куллану отышлырак

Бизәкләрне төшергәндә төрле киңлектәге кисточкаларны файдаланырга.

Городец бизәкләренә күләм иң ахырдан гына бирелә.


Городец бизәгенең композициясен уйлаганда яхшы кәефтә булырга кирәк.


— Ә хәзер презентациядән карыйк. (Презентация карау).
— Аннан соң карточкада үзегезнең соңгы фикерегезне билгеләгез.
— Чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Үзгәрсә, ни өчен? (Кемнең фикере үзгәргәнен күзәтеп, сорауларны аңа бирәсең)
— Укучылар җавабы ( Әйе, городец осталары бизәк төшерүнең уңайлырак ысулын белгәннәр. Алар кебек эшләгәндә тизрәк һәм матуррак килеп чыга).
— Ә кайсы фикер сезгә күбрәк ошады? Ни өчен? Уйлап алыр өчен 30 с. вакыт бирәм (тайм куела). Фикерне карточкага язарга 1 мин.вакыт бирелә (тайм куела). Группада бер-бер артлы фикер алышасыз, һәр укучыга 15 с.вакыт бирәм. №3 башлый, аннан сәгать йөреше уңаена башкалар дәвам итә (һәрберсенә тайм куела).
— Бик яхшы, Городец бизәген төшергәндә сез әлеге фикерләрне файдаланырсыз.

КОНЭРС
— Бирем.
— Укучылар, сайлаган ысулны туры китереп карточкаларга язып куегыз һәм узегезнең почмакны табыгыз.

Городец бизәген төшергәндә өч төрле ысулдан берсен сайлап ал: “замалёвка”, “теневка”, “оживка”.

“Замалёвка” - зур кисточка белән түгәрәк төсләр төшерәсең, гадәттә “розан” өчен алсу, “купавка”га – зәңгәрсу. Алардан композиция җыела (симметрияле - куна тактасына, гирлянда кебек - уртада зурлар, кырыйда кечкенәрәк чәчәкләр, венок кебек – тартма кырыйларына).

Городец бизәген төшергәндә өч төрле ысулдан берсен сайлап ал: “замалёвка”, “теневка”, “оживка”.

“Теневка” – кечкенә кисточка белән куе кызыл яки зәңгәр төсләрдән чәчәкнең үзәген һәм таҗларын ясыйсың.

Городец бизәген төшергәндә өч төрле ысулдан берсен сайлап ал: “замалёвка”, “теневка”, “оживка”.

“Оживка” – иң нечкә кисточка белән ак яки карадан нокта, штрих, дугасыман сызыклар төшереп күләм бирәсең (“чәчәкләрне терелтәсең”).

 Үзегезнең почмакта башта 30 с. эчендә сайлауның сәбәпләрен үзара аңлашыгыз (тайм куела). Һәрбер почмактан бер укучыны сайлап фикерен сорарга.
 Өстәлдәге материалларны кулланып әлеге ысулларны альбом битенә төшереп куярга.
— Ә хәзер, укучылар, башка почмактан узегезгә пар табыгыз, кулга кул тотыныгыз. 30-ар с.эчендә каршыдагы партнерга узегез сайлаган җавапны аңлатыгыз (тайм куела).
— Сезгә партнерыгыз сөйләгәннән нәрсә ошады? (һәр парның берсеннән сорап чыгарга).
— Димәк, карагыз әле, Городец бизәген төшерү тәртибе ничек булды:
1) “замалёвка”, 2) “теневка”, 3) “оживка” – менә шулай городец бизәге килеп чыга.
 Молодцы, урыннарга утырыгыз, мөстәкыйль эшне башларбыз.
4. Укучыларның мөстәкыйль эше.
— Алдан әзерләнгән такталарны алыгыз. Гуашь белән Городец бизәген төшерәбез. Уңышлар сезгә!


 10 мин.мөстәкыйль эштән соң физкултьминутка үткәрелә.
5. Йомгаклау өлеше.
— Сез бүген нинди халык промыселе турында белдегез?
— Укучылар җавабы (Городец бизәге)
— Городец бизәгенең нинди элементларын ясый беләсез?
— Укучылар җавабы ( розан , купавка, бубенчик....)
— Бу бизәкләр нинди әйберләргә төшерелә?
— Укучылар җавабы (Агач әйберләр: тартма, шкатулка, куна тактасы һ.б)
Бик яхшы ______________, _____________, ______________, ________________, ___________, _______________, ____________, “5” ле
______________, _____________, ______________, ________________, ___________, _______________, ____________, “4” ле

Өйгә эш: Бизәкләрне ясап карарга.
Чыгу өчен билет.
— Агач әйберләргә бизәк төшергәндә Городец осталары
кулланган ысул иң отышлысы дип саныйсызмы? (конструктивный)
— Городец бизәген уңышлы башкарып чыгу өчен сезгә тагын өстәмә мәгълүмат кирәк булачакмы? (фасилитирующий)
— Агачка буяусыз гына бизәкләр төшерергә мөмкинме? (генеративный)

Молодцы! Рәхмәт, боларны искә алырмын. Алдагы дәрестә тагын да катлаулырак элементлар (ат, кош һ.б.) ясауны дәвам итәрбез. Дәрес бетте . Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.