Печать
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр  өчен белем бирү дәүләт бюджет учреждениесы “Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион)гомумбелем бирү интернат-мәктәбе”

 

 Ачык дәрес темасы:

 
 

        туфрак серләре

 

 


Авыл хуҗалыгы хезмәте укытучысы      Шайхенурова Гөлчәчәк Флүс кызы

Тема:  туфраксерләре.

Максат: акылга зәгыйфьбалаларны жир, туфрак белән эшләү тәртибенәөйрәтү.

Бурычлар: 1.белем бирүбурычы

Туфракһәм аныңәһәмиятетурында төшенчәбирү;

                    2. тәрбиявибурыч

Авылхуҗалыгыэшләренэ мәхәббәт тәрбияләү;

                    3. коррекционбурыч

                    Дөрес сөйләм күнекмәлэре тәрбияләүөстендәэш.

Жиһазлау: «туфракныңаркылыкисеме» таблицасы,мәкальязылган плакат,маркер,каток,лейка,туфраксалынганмахсустартма, кәгазь салфетка, туфрак, сулы стакан.

                   Дәресбарышы:

  1.                   Оештыру.

«Җиребайның иле бай» , «Җиребарныңҗиме бар» мәкальләр язылган плакат эленгән була.

-Исәнмессез,балалар,утырыгыз.Дәреснебашлыйбыз.Игътибарнытактага юнәлтикәле.Мәкальукыла.

-Укучыла,сезплакаттаязылган мәкальләрненичек аңлыйсыз?

- Укучылар ,сезтагыннинди мәкальләр беләсез?

- Әйе ,уңдырышлы җир ул – байлык, муллык чыганагы.Без сезнең белән бүген туфрак, аның әһәмияте һәм туфракның уңдырышлылыгы үсемлекләргә ничек тәэсир итүе турында сөйләшербез.

II. Туфрак- җирнең үсемлекләр үсеп мул уңыш бирә торган өлеше. Аның  төп үзенчәлеге уңдырышлылык.Туфракта үсемлекләр өчен су, төрле кирәкле булган элементлар бар.Туфрак узенә суны  яхшы сеңдерә.Моны гөлләргә су сипкәндә дә күрергә мөмкин.Коры туфракта су барлыгын белү өчен без түбәндәге тәҗрибәне үткәрәбез.

Кәгазь салфетка алабыз һәм әзрәк туфрак салабыз.Салфеткадагы туфракны төреп кысып тотабыз. Нәрсә күрәбез?  Кәгазь салфеткада зур булмаган дымлы тап калды.Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Туфрак составында  су бар.

-Әйдәгез,уйлап карыйк әле,кайсы туфракта су күбрәк микән.Дымлы туфрактамы, әллә коры туфрактамы?(җаваплар тыңланыла)

Туфракта шулай ук һава да бар.Моны да гади генә исбатлап була.Сулы стаканга коры туфрак салабыз.Һәм һава куыкчыклары күтәрелгәнен күрәбез.

Туфракта су һәм һава үсемлекләр тормышында иң кирәкле  шартлар.

Туфракта үсемлекләр тамыры урнаша.Тамырлар як-якка китеп үсәләр һәм тирәнгә үтеп керәләр.Туфрак үсемлек тамырларыннан тора.

Туфрак астында астарак җир катламы ята, алар кызыл балчыктан, комнан торырга мөмкин.Бу тирән итеп җир казыганда күренә (таблица күрсәтелә).

-Әйдәгез, хәзер дәфтәрләрне ачабыз, ручкаларны алабыз.Тактага язылган числоны, теманы язабыз.

-Укучылар, нәрсә ул туфрак?   Анда нәрсәләр үсә?

“Туфрак ул- үсемлекләр үсеп, мул уңыш бирә торган җирнең уңдырышлы катламы”

Тактага язылганны дәфтәргә күчереп язалар.

III. Ныгыту.

-Нәрсә  инде ул туфрак?

- Аның составында ниләр бар?

- Үсемлекләр тамыры кайда урнаша?

Туфрак табигатьнең бер өлеше.Табигатьне сакларга кирәк булган кебек, туфракны да сакларга кирәк.Туфракка төрле кирәкмәгән чүпләр ыргытырга ярамый.Шулай ук цемент, бетон, төзү материалларының чүпләрен, машина майларын, химик производство калдыклары ыргытырга ярамый.Ыргытылган очракта үсемлекләр, хайваннар, кешеләр зыян күрә.Зарарлы калдыкларны җыеп, махсус чүплекләргә ыргытырга кирәк.Менә үзебездә һәр яз саен юл кырыйларыннан, басулардан, бакчалардан  чүпләрне җыябыз. Аларны махсус чүплеккә ыргытабыз.Файдалы эш эшлибез.

IV. Практик эш.

Туфракның уңдырышлылыгы үсемлекләргә ничек тәэсир итүен исбатлар өчен мин сезгә махсус савытка туфрак алдым. Бу туфрак безнең уңдырышлы. Кәс асты туфрагы үсемлекләр үсәр өчен уңай шартлар, файдалы матдәләр куп. Шушы тартмага  без сезнең бн укроп орлыгы сибәчәкбез.

Укроп яшел яшелчәгә керә.Укропта кеше организмы өчен кирәкле булган файдалы матдәләр, витаминнар бар.һәм укроп сәләмәтлекне ныгыта.Аның яшь вакытта сабагы йомшак, сусыл, яшел була.Үсә барган саен сабагы катылана, өстендә зонтик барлыкка килә, яңадан орлык. Без буген шушы орлыкны сибәбез.

Укроп орлыгын уңдырышлы йомшак туфракта үстерергә  кирәк.Анда чүп үләннәре үсәргә тиеш түгел.

Әйдәгез,хәзер орлык сибәр өчен бармакларны шуңа әзерлик. (Бармаклар белән уып сипкән кебек хәрәкәт итү,шөгелләнү).

Менә мин сезгә кара сызык сызылган  ак кәгазь бите өләшәм.Шул сызык буенча укроп орлыгын сибеп карыйбыз. (Ак биткә орлык сиптерү).

Хәзер туфракка сибәбез.Безнең сипкән орлык тигез төшәргә һәм чагыштырмача тигез булырга тиеш.

(Алъяпкычлар кию,башка яулык бәйләү.Маркер белән сызып, орлык сибү.Күмеп,катоклау,су сибү.)

Балаларга сөйләтә-сөйләтә эшләтү.

-Эз калдырыр өчен маркер белән сызабыз.Менә мин сезгә башлап сызып күрсәтәм.Сез дәвам итәсез.  – Орлыкны сипкәндә ничек сибәргә кирәк?

-Туфракка укроп орлыгы сиптек.Алдагы дәресләрдә орлыкларның чыгышын , үсешен яхшылап күзәтербез.

Кулларны юып,урыннарга утырту.

-Буген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

-Нәрсә ул туфрак?

- Туфрак составында нәрсәләр бар?  Презентация карау.

V. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

-Дәрес бетте,укучылар. Чыгарга мөмкин.