«Туган авылым чишмәләре»
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ 

АЧАСЫР ГОМУМИ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

«Туган авылым чишмәләре»

(тикшеренү-эзләнү эше)

 

 

 

 

7 нче класс укучысы:

Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы

Югары категорияле башлангыч класс укытучысы:

Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы

 

 

 

 

 

 

 

2017 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

 

  1.                 Кереш. Тикшеренү-эзләнү эшенең максаты.                           
  2.              Төп өлеш.                                                                                    
    1.     Үзем турында.
    2.     Чишмәләр турында гомуми мәгълүмат.                              
    3.     Туган авылым чишмәләре.                                           
  3.           Эшкә нәтиҗә ясау.
  4.           Йомгаклау өлеше.
  5.              Кулланылган әдәбият.

 

 

 

 

 

I.  КЕРЕШ.

 

Тикшерү эшенең темасы:  Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихы.

Теманың актуальлеге:  атамаларны өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.

Эшнең максаты:  төрле чыганаклар аша Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты:  авылыбыздагы чишмәләр, ясалма күл.

Тикшеренү методлары:  эзләнү,  тикшерү, нәтиҗә чыгару.

Тикшеренү вакыты: 2013-2016 нчы еллар.

 

 

 

 

II.  ТӨП ӨЛЕШ.

 1)   Мин, Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы, Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Ачасыр авылында туганмын. Хәзерге вакытта Ачасыр гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче классында белем алам. Беренче укытучым – Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы. Ул безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтте. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштырды. Без укытучыбыз белән бергәләп чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, чишмә яннарын чистарттык, саф, шифалы суын эчеп хәл алдык.

        Минем өем яныннан “Бәйрәш” чишмәсенә юл үтә. Чишмәнең борынгы исеме Бәйрәш бабай белән бәйле. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан.. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди.  Мин әнием белән шул чишмәдән су алып кайтам. Чишмә суы белән  әби-бабайларны да сыйлыйм. Алар бит элек-электән шул чишмә суларын эчеп яшәгәннәр. Чишмәнең шифалы сулары алар өчен бик кирәк дип уйлыйм.

        Мин чишмәләребез турында материал җыйдым.  Сезгә дә эшемне тәкъдим итәм.

2)

Тау башына салынгандыр безнең авыл

 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Габдулла Тукай.

     Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.

     Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.

    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.

    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.

    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.

    Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.

    Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Олы Ачасыр да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.

    Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.

    Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар толы тарихыбыз – Туган илебез тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәнәм.

 3) Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 6 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”), “Тимер улак”(“Ат улагы”), “Гафәр чишмәсе”, “Әнүкә чишмәсе”, “Күҗәмкә чишмәсе”, “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”).

     Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары булганда, авылдагы күп өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, - ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйм мин.

    Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр  чылтырап...  

 (Ә.Исхаков)

    “Тимер улак”(“Ат улагы”) Бу чишмә авылымның төньягыннан агып чыга. Чишмә ике улак буйлап ага, берсе тимердән ясалган, шуңа аны “Тимер улак” дип йөртәләр. Ә икенче исеме электән килгән. Әлеге чишмә янында туктап, атларны эчергәннәр. Шуңа күрә ул “Ат улагы” дип  атала да. Бу чишмәнең исеме җисеменә туры килә дип әйтеп була. Матур җәй айларында авылымның бер төркем ирләре бу чишмәгә бура ясап куйдылар. Хәзер чишмә яны тагын да матураеп китте.

Дөньяда бар төрле чишмә ,

Шуның берсе – «Бәйрәш чишмә».

Суы тирән - төпсез аның,

Юлы ерак - чиксез аның. (Ш. Ләйлә)

 “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”). Бу мул сулы инеш “Тимер улактан” ерак түгел. Әлеге чишмә Бәйрәш исемле бабай белән бәйле. Ул элек вакытта инешне карап, яннарын чистартып торган. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди.  Чишмәне әле “Олы инеш” дип тә йөртәләр. Әби-бабайлар әйтүенчә, бу чишмә – иң олысы, иң күп сулысы. Хәзерге вакытта бу чишмәне авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әнвәр абый Миңнуллин ярдәме белән карап, яннарын төзәтеп торалар. Ул чишмәне өйле һәм күперле итте.

“Гафәр чишмәсе”. Ә инде бу чишмә авылымның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Аның турында сөйләгәндә. Элеккегеләр Гафәр бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Әлбәттә, чишмәнең тирә-юнен карап торучы шул Гафәр бабай булган. Чишмә аларның бакча артындагы чокыр буеннан бәреп чыккан икән.


 

  “Әнүкә чишмәсе”. Бу чишмәнең исеме дә, үзе дә бик серле. Әлегә мин аның нигә шулай аталганын төгәл белә алмадым. Әмма бу чишмәнең суы әле аз гына чыга, әле югала икәнен ишеттем. Бәлки бу чишмә шундый кушаматлы кеше белән бәйледер?....


Туган якның изге чишмәләре,

Туган якның татлы сулары,

Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә-

Татып кына кара, нибары!

( Гөлназ Гарипова)

 

 

 

 


«Күҗәмкә чишмәсе”. Әлеге инеш авылымның көньягыннан чыгып ага. Исеме авылның Күҗәмкә дигән ягыннан астагы чокырдан бәреп чыкканга күрә шулай аталган. Элегрәк бу чишмәгә төшүче аз булган. Ә хәзер кеше бер дә  өзелми. Күҗәмкәдә туып-үскән Гыймрановларның балалары чишмәне уратып алдылар, бик матур өй ясап куйдылар. Чишмәгә юл басмалар буйлап төшә. Хәзерге вакытта чишмә янын Күҗәмкәнең уңган кешеләре карап торалар.

“Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”). Бу чишмәнең исеме юк. Ул авылның төньяк-көнчыгышындагы чокырдан бәреп чыккан. “күл чишмәсе” дип йөртелә, чөнки аның сулары янәшәдә ясалган күлне тулыландырып тора.

“Корттишек күле”(“Балык күле”, “Бассейн”). Безнең авылда күлләр юк. 10-15 еллар элек авылның төньягында зур трактор белән Габбас абый (“Корттишек”) күл казый. Аны башта “Корттишек күле” диләр. Балалар күлдә су коена башлагач, “Бассейн” дип исемлиләр. Тора-бара анда балыклар җибәрәләр. Шуннан ул “Балык күле” дип аталып йөри. Хәзерге вакытта да күл буенда балык тотучыларны күреп була.

  “Балык күле” – безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен, укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Ул – авылыбыз күрке.

   2017 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күл буен матур ял итү урыны итеп ясарга дип уйлап тора авылым халкы. Шулай ук чишмәләребезне чистарту өстендә дә эшләр күздә тотыла.

    Авылымның һәр чишмәсе кыйблага таба ага, мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Бу чишмәләрнең сулары  бергә кушылып, көнбатыштан агып килүче кечкенә елганы дәвам  итәләр. Ул елгачык башта Буа елгасына, аннары Зөя елгасына һәм, ниһаять, Идел елгасына барып тоташа.

   III. Нәтиҗә ясау.

    Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын - туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

  

 IV.Йомгаклау сүзе.

    Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка каршы, юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бик күп. Бу күренешләргә минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит.  Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!

     Чыгышымны  шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

һәрбер кеше белсен бәһәңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !

Белик, дуслар, чишмә кадерен!

(Гөлназ Гарипова).

V. Кулланылган әдәбият.

1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994

2. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

3. Әнәс Исхаков “чишмәләр иле син, Туган як!”. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.

.4. Шагыйрьләрнең шигырьләре.

5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.

У вас нет прав для создания комментариев.