Сочинение. Мин коррупциягә каршы!
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

С О Ч И Н Е Н И Е

Мин коррупциягә каршы

Гаффарова Әнисә
6 класс
2013

Бүген “коррупция” сүзе иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе. Вакытлы матбугат битләрендә, телевизорда бу сүз бик күп кулланыла. Кечкенә мәктәп баласы да бүген бу сүзнең мәгънәсен аңлый.
Коррупция проблемасы һәм ришвәт һәр җирдә очрый. Бүген бездә һәр нәрсәне сатып алып һәм сатып була: мәктәп билгесеннән алып Дәүләт Думасындагы законнарга кадәр. Мин 6 нчы сыйныфта гына укысам да, үз илем, үз телем өчен борчылып яшим. Чөнки илдә җинаятьчеләр бик күп, кеше хокуклары бозыла, законнар тиешенчә үтәлми. Гаделсезлекләр белән һәр көн очрашырга мөмкин. Балалар бакчаларына урнашу өчен кемнеңдер ярдәме кирәк, укырга керү өчен акча кирәк, тиешенчә сәламәтлегеңне ныгыту өчен акча кирәк. Югыйсә без бушлай белем алырга һәм дәваланырга хокуклы.
Мин законнар чыгаручы абый-апаларга мөрәҗәгать итәсем килә. Законнарны һ әр кешенең үтәвен сез генә тәэмин итә аласыз. Әгәр һәр кеше Законнарны тиешенчә үтәсә, безнең илдә ришвәт тә, коррупция дә булмаячак, илебез дә чәчәк атачак, бәхетле кешеләрнең дә саны артачак.
Мин коррупциягә каршы, дип түбәндәге шигъри юлларны уйладым:
Ишеттеңме, Думада
Булган ди зур киңәшмә.
Зур абыйлар, апалар,
Җыелганнар киңәшкә.
Ришвәт һәм коррупцияне
Бетермәкче булганнар.
Максатка ирешү өчен
Зур планнар корганнар.
Түрәләрне алыштырып,
Яңаларын куйганнар.
Ришвәт алган кеше эшен
Закон белән тыйганнар.
Ләкин коррупция-юньсез
Һәрчак башын калкыткан.
“Миннән башка тормыш юк,”-дип
Һәр адәмне куркыткан.
Уйланып йөримен мин дә
“Коррупция булмаса,
Хыялымны чын итәргә,
Мәктәптә алган белемнәр
Миңа бит юллар ача.
Үзем теләгән уку йортының
Мин ишеген шакырмын,
Коррупциясез илдә
Рәхәтләнеп яшәрмен”.

У вас нет прав для создания комментариев.