«Без-Тукай оныклары» кече яшьтэге балалар торкеме өчен әдәби – музыкаль кичә
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Название работы

Шарафиева Миляуша Сулаймановна

Воспитатель ясельной группы

МАДОУ Детский сад №170

 

Урок

Эдәби – музыкаль кичә

«Без-Тукай оныклары»

кече яшьтэге балалар торкеме

өчен әдәби – музыкаль кичә

Казан шәһәре Яңа Савин районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 170 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреҗдениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кече яшьтэге балалар торкеме

өчен әдәби – музыкаль кичә

«Без-Тукай оныклары»

(Методическая разработка)

Тәрбияче

Шарафиева М.С.

әзерләде

   Максат: балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

(Залда салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр).

Тәрбияче: Нинди таныш, моӊлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар! Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат.

Тәрбияче: Ә сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре

Г. Тукай туган.

Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Ул бик күп шигырьләр иҗат итә.

Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.

Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. Аларны бергәләп сәламлик һәм сүзне балаларга бирик

1 бала: «Гали белән кәҗә» шигыре

2 бала: «Бала һәм күбәл”шигыре

3 бала: «Кызыклы шәкерт» шигыре (балалар сөйли)

Алып баручы. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты!”- дип кычкыра,

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле”.

(Шүрәле керә, балаларны кытыклый)

Алып баручы. Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмдә. Яратам мин күңел ачарга. Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык дисез. Сынап карыйм әле. Кем соң ул Г,Тукай? Ул нәрсәләр язган? Нинди әкиятләрен беләсез?

(балаларның җавабын тыңлау)

Ә, хәзер уенны килгән кунаклар өчен тәкъдим итәм:

 Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

Тукай абыйның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән. 

Уен “Шүрәле”.

Син уртада,

Без кырыйда әйләнәбез, шүрәле

Син ни кылансаң,ни эшләсәң,

Без эшләрбез шулай.

Ә хәзер сине биетеп алабыз.

А.Б. Бик матур бииисең икән шүрәле. Хәзер балалар сиңа шигырьләр сөйләп үтәрләр.

4 бала: “Кызыклы шәкерт ” шигырен сөйләү өчен сүзне

Тәрбияче: Ә хәзер зурлар төркемендәге балаларга сүзне бирик. Балалар, Г. Тукайныӊ матур шигырьләре җыр булып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәм бүген» дигән җырны җырлыйбыз.

Җыр: «Бәйрәм бүген»

 Су анасы керә. Дусларым, сез мине оныттыгыз бугай. Мин су анасы булам, Тукай әкиятеннән. Я кем белә икән бу әкиятне? Әкияттә кемнәр катнаша? Бу әкият нинди булырга өйрәтә?

-Әфәрин балалар, ә хәзер уйнап алыйк.

Уен: «Су анасы»

Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы уртада. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыӊда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчыга җаза бирү (биетү)

Бәйрәм “Туган тел”

җырын башкарып тәмамлана.

Начало формы

Конец формы

У вас нет прав для создания комментариев.