Әлифба белән саубуллашу
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы МБОУ Зирекле лицее

“Әлифба” белән
саубуллашу.
(беренче сыйныфта кичә)





Сыйныф җитәкчесе:
Сөләйманова Гөлшат
Ислям кызы.

Февраль, 2013 ел.
I.(Слайд 1) Укытучы. Ярты ел сизелмичә үтеп тә китте. Шушы вакыт эчендә без еладык та, көлдек тә, шатландык та, кайгырдык та. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, без хәзер рәхәтләнеп үзебез теләгән китапларны укый алабыз. Бу эштә безгә беренче мөстәкыйль укып чыккан китабыбыз булышты. Нинди китап ул?
Укучылар: Әлифба.
1 укучы.
Әлифба алды әтием миңа
Бик – бик сөендем бүген мин шуңа.
Белдем, Әлифба – телнең ачкычы,
Белем иленең тәүге баскычы.
Баскычка басып, югары менәм,
Фән нигезенең серләрен беләм.
Укытучы. Әйе, без әлифба өйрәнүне тәмамладык. Бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз.(слайд 2)
Укучылар бергә. “Кадерле Әлифба. Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит.”
Әлифба: Исәнмесез, укучылар. Исәнмесез, кадерле кунаклар.
Укытучылар! Сез бүген белем иленең беренче баскычына мендегез. Әлифба китабы сезне татар теленең 39 хәрефе белән таныштырды. Хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән – җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте.
Укучылар(бергә). Әлифба китабын укырга өйрәткән беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә зур рәхмәт.(слайд 3,4)
Укытучы. Ә хәзер безнең әлифбадагы хәрефләр сезгә укучыларыбызның нәрсәләргә өйрәнүләре турында сөйләп китәрләр.(слайд 5)
1 укучы. Ә хәрефе.
Без хәзер бәби түгел, без хәзер укучылар.
Дәрестә дә, өйдә дә, Зур хезмәт куючылар.
Карандашың, каләмең, матур портфелең дә бар.
Әлифба, дәфтәр, пенал – бар да тәртиптә алар.
Алар безгә булыша, шуңа күрә карышма,
Биргән бар белемне ал, хәтер капчыгыңа сал.
2 укучы. Л хәрефе.
Ә мин сезгә сөйләрмен, пенал нигә кирәген.
Ручкаңны таба алмасаң, карандашың югалтсаң,
Димәк, юк синең пеналың, әйберең җыелмаган.
Сез диванда яткан кебек, каләм, бозгыч, карандаш,
Пеналда ял итеп ала, көн буе эшләп аргач.
Шуңа күрә пеналны кирәк саклап тотарга!
3укучы. И хәрефе.
Төсле карандашлар бик оста рәссамнар:
Ай-кояш, яңгыр – кар, Кыш һәм җәй ясыйлар.
Кирәк тик төсләрне куллана белергә,
Карандаш тотарга һәм рәсем төшерергә.
4 укучы. Ф хәрефе.
Тактага акбур белән дәрестә без язабыз.
Ә коймага язучыны тәртипсез дип саныйбыз.
Каләм тотарга өйрәндек, тырышабыз бозмаска,
Укытучы апа әйтә:”Дәфтәрне пычратмаска!”

5 укучы. Б хәрефе.
Укучы булгач – кирәк аңларга,
Укытучыны тиеш тыңларга.
Парта артында туп-туры утыр,
Сорау билгеседәй сансыз кыланма.
Әгәр бөкрәйсәң, эшләрең харап,
Турая алмыйча йөрерсең карап.
Сәламәтлегең сине ташласа,
Кайтарып алу бик авыр булыр.
6 укучы. А хәрефе.
Тавышланырга ярамый, мәктәп ул урам түгел.
Җавап бирергә теләсәң, тын гына кулың күтәр.
Укытучы сораса, җавап бир басып,
Апагыз рөхсәт иткәч, урыныңа утыр.
7укучы.
Үрнәк укучы булырсың
Зур тырышлык куйсаң гына.
Башлап җөмләне баш хәрефтән,
Ахырдан куйсаң нокта.
Әлифбаны кулга алдың, хәреф, иҗек өйрәндең.
Матур китаплар укырсың, булса әгәр теләгең.
Син аңларсың, укымыйча яшәп булмый тормышта.
“Китап” җыры.(слайд 6)
КИТАПХАНӘ дигән сүздән сүзләр төзү. Кайсы команда күбрәк сүз төзи.
(слайд 7)
1 укучы. (слайд 8,9) Әлифбабыз тәмам булды,
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә.
2 укучы. Иң якын дусларың
Булдык без синең.
Һәр хәреф елмаеп,
Әйтте үз исемен.
3 укучы.Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде.
Сүз төзеп укуы
Кызык һәм күңелле.
4 укучы.Кызык әкиятне
Укуы рәхәт.
Рәхмәт, Әлифба,
Сиңа зур рәхмәт.
Әлифба.
Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә .
5 укучы.Әлифба, Әлифба,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.

Әлифба.
Кем кайсы хәрефне
Бигрәк ошатты?
Я, әйтеп бирегез,
Ачмыйча китапны.
6 укучы.А тора Әлифбаның
Иң мактаулы җирендә.
Ансыз әйтеп булмый
“Ата-ана” дигән сүзне дә.
Әлифба.
А – алтын ачкыч ул
Күп сүзне ачарга.
Ал белем, аңлы бул,
Юлыңда һич арма.
7 укучы.А ны бик мактыйсыз, “Укы” – ди ул безгә,
Әллә У ямьсезме? “Уйла” – ди һәр сүзне.
Әлифба.Уңган бул, улым, дип
Әйткәнне хәтерлә.
У кирәк хәрвакыт
Дус сүзен әйтергә.
Э белән башланган
Сүзләр дә нинди күп.
Күп сүзләр эчендә
Балкый ул энҗе күк.
1. Э белән Ш ны кушып
Эш белән дус булсаң.
Укысаң син эшне
Мул бирер җимешне.
2. И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
укымаска өйрәтә.
3. Т белән Я әйтәләр
“Тынычлык яшәсен!”
Ә белән әти дип,
Әни дип дәшәсең.
Әлифба.
Кем әйтә М белән
Нинди сүз башлана?
4. М белән мәктәбем,
М белән Мәскәвем,
Сөекле башкалам
Әлифба.
Инде сез беләсез
Һәр хәреф кирәкле.
5.Һәммәсенең үз урыны,
Барысы да кирәкле.
Безне Әлифба китабы
Дус яшәргә өйрәтте.
“Әлифба” җыры.(слайд 6)
6.Әлифба аларны безгә син өйрәттең.
Әлифба, китәсең, килмәскә моннан соң.
Әмма син гомергә күңелдә каласың!
Әлифба.
Кадерле балалар, мин китәм, хушыгыз. Беренче язарга өйрәнгән дәфтәрләрегезне бүләк итеп алыгыз.
Акыллы булыгыз, гел “5”кә укыгыз.
Беләсез, алмашка Туган тел киләчәк,
Ул сезгә бигрәк күп аң-белем бирәчәк.
Барысы. Рәхмәт сиңа Әлифба,
Хуш, хуш, әлифба.
Әлифба китә, Туган тел керә.
Туган тел. Исәнмесез, минем нәни дусларым.
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар.
-Исәнмесез.
Туган тел. Таныш булыйк, дуслар. Сез минем ни өчен Туган тел дип аталуымны беләсезме?
Дөньяда күп нәрсә белдем,
син туган тел аркылы – дип язган бөек шагыйр Габдулла Тукай.
Әйе, Туган тел күп нәрсәләргә өйрәтә. Мин быел сезгә Туган илебез, батыр халкыбыз турында сөйләрмен. Ни өчен җил исүен, кыш һәм җәй, көн һәм төн булуын белерсез. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәнәдә дә өр-яңа булсын!
Көттем мин бергәләп укыр көн җиткәнен.
Мин әле өр-яңа, бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя, мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын, Табышмак ничаклы.
Тик менә үтенеч – таплама китапны.
Барысы.
Туган тел, Туган тел
Боларны беләбез.
Өйрәндек күп нәрсә,
Әлифба белән без.
Туган тел. Сез Тукай абыйны беләсез һәммәгез.
Ул язган бер җырны җырлыйбыз әйдәгез. “Туган тел җыры”.(слайд 6)
Туган тел.
Сезгә теләгем: тырыш булырга, ялкауланмаска.
Артка калмаска, 2ле алмаска.
Укучылар.
Сезнең алда вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска, 2ле алмаска.
Тырыш булырга, 5 кә укырга.
(Туган тел китә, математика керә.)
Математика . Исәнмесез дусларым, исәнмесез кунаклар! Без математика дәресләрендә санарга, кушарга, алырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәндек. Хәзер ике командага бүленәбез: укучылар һәм әти-әниләр. Командаларга мәсьәләләр бирәм, команда җавапны бирә, каршы як дөреслеген тикшерә. Дөрес булса, бер йолдыз бирелә. Йолдызларны күбрәк җыйган команда җиңүче була..
1. Өстәлдә 7 шәм янып тора. 3 се сүнде. Ничә шәм калды.? (3)
2.Әтәч 3 йомырка салган. Берничә көннән тагын 2 не салган. Ул барлыгы ничә йомырка салган? (0)
3. Күктән 3 тавык очып бара. Аннан тагын 3 очты. Барысы ничә тавык очып китте.(0)
4. 8 үрдәк йөзә иде. Аучы мылтыктан атты. Күлдә ничә үрдәк калды?(0)
5. Каен агачында 7 алма бар иде. Саескан икесен алып китте. Ничә алма калды? (0)
6. Нинди фигураның башы да, ахыры да юк? (түгәрәк)
7. Бу гаҗәеп фигура, төнлә күкне яктырта. (йолдыз)
8Атнаның 6 нчы көнен атагыз. (шимбә)

Әти-әниләргә.
9. Елгага бер үк вакытта 2 юлчы якынлашты. Елгадагы көймәгә 1 генә кеше сыя, ләкин алар икесе дә елганы кичкәннәр. Ничек эшләгән алар моны. (Елганың 2 се 2 ярыннан килгәннәр)
10. Алмаз белән Алсу 10 сумга туңдырма һәм пәрәмәч алдылар. алдылар. Алмаз Алсуга араганда 2 сумга артыграк түләде. Алар ничәшәр сум бирделәр? (6 һәм 4)
11.Марат белән Алия автобуста баралар. Алия 15 минут бара. Алар бергә ничә минут баралар?(15 минут)
12.Бу квадрат түгел, ләкин 4 ягы да тигез. (ромб)
13. Күлдә 7 көймә йөзә иде. 3 көймә ярга килеп туктады. Күлдә ничә көймә калды? (7)
14. Алсу, Алия һәм Сания фотоларын алмаштылар. Аларга ничә фото кирәк булыр? (6)
15. Камилгә 9 яшь, Саматка 5 яшь. 3 елдан Камил Саматтан ничә яшькә олырак булыр? (4)
16. Алия астан да, өстән дә 5 нче катта яши. Ул яшәгән йорт ничә катлы? (9)
Молодцы! Булдырдыгыз!Мин әле сезгә керермен. Сау булып торыгыз!
Укытучы: Хәзер сүзне Азбукага бирик. Балалар, ул бары русча гына сөйләшә, шунлыктан без дә аның белән рус телендә генә аралашырбыз.
Азбука: Здравствуйте, мои милые друзья! Я- Азбука. Вы со мной научились читать слова на русском языке, разобрать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать загадки. Сегодня у вас большой праздник, праздник показ своих умений. Я вам приготовила несколько заданий. Теперь будем соревноваться. Кто у нас самый грамотный, сообразительный. (на экране появляются ребусы слайд 10-15) Внимательно посмотрите и составьте слова.
Хорошо, молодцы! А теперь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком идёт речь. (Рисунки этих героев появятся на экране.Слайды 16-18)

Всех на свете он добрей
Лечит он больных зверей,
И однажды бегемота
Вытащил он из болота.
Он известен, знаменит
Это доктор ...
Он и весел и злобен
Это милый чудачёк.
С ним хозяин, мальчик Робен
И приятель-пятачок.
Для него прогулка праздник ,
А на мёд особый нюх.
Это плюшевый проказник-
Медвежонок ...

Я моторчик свой включу,
К вам в гости с крыши прилечу.
С собой большую ложку
Я непременно захвачу.
Узнали вы меня друзья?
К вам в гости я спешил не зря.
Я лечу из окон,
Меня зовут ...
Молодцы! А теперь я хочу вам подарить ваши первые прописи, где вы научились писать. До свиданье друзья! Пока, пока...!
Укытучы.Укучылар минем дә сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйсым килә. (Слайдта 19-45)
7. Йөрәгемә иң якын тел –
Туган телем, үз телем.
Ярдәмең белән өйрәнәм,
Гүзәл телне – рус телен.
8.Татарча да яхшы бел,
Русчаны да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле, затлы тел!
Ә хәзер татар халык уены уйнарбыз.“Кәрия-Зәкәрия уены”.
Укытучы.(слайд 46)
Шулай итеп, без бүген әлифба белән саубуллаштык. Әлифба бәйрәме ул беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы. Балалар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, шигырьләр, җырлар, табышмаклар әйтергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнде. Хөрмәтле ата-аналар. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез чиксез зур. Балаларыгызның бу җиңүен үзегезнеке дә итеп кабул итегез. Ә хәзер кадерле укучыларыма миннән бүләк. Кабул итеп алыгыз.

Әти-әниләргә, кунакларга сүз бирелә.

У вас нет прав для создания комментариев.