1 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
МБОУ «Староюмралинская средняя общеобразовательная школа»
Апастовского муниципального района Республики Татарстан

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
по учебному курсу «Татар теле»,
( 1 класс, 99 ч. )



Составитель:
Галимзянова Гульнара Рафаэловна,
учитель начальных классов
первой квалификационной категории

2012 – 2013 учебный год

Татар теленнән эш программасы
1 нче сыйныф

I бүлек. Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч, урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, «Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 – 4 сыйныфлары өчен программа, татар теле, 1 сыйныф» нигезләнеп (автор: С.Г.Вагыйзов, Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2006) төзелде. Ул дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Татар теле» дәреслеге белән тәэмин ителгән. Авторлары: Р.Г. Вәлитова, С.Г. Вагыйзов; Казан, « Мәгариф», 2006.
Киңәйтелгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүмкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.
Укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Барлыгы программада 99 сәгать каралган. Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе - туган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала.
Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып һәм аралашып тәрбияләнә, аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.
Шәхес — тел һәм мәдәният бәйләнеше үзәге, шуңа күрә телдә гәүдәләндерелгән шәхес турында гына сүз алып барырга мөмкин. Бала тел аша тирә-якны өйрәнә һәм үзен башкалар арасында таныта. Халык үз фәлсәфәсендә телнең әһәмиятен төгәл бәяләгән: «Теле бар,— димәк, кеше».
ТЕЛ дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш. Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, һәм ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, татарча сөйләү аның өчен табигый хәл.
Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп, балаларның актив эшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк. Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:
сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһә¬мияте күрсәтелә, проблема куела;
укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алы¬мын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткә¬релә.


Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы 5 бүлектән тора: аңлатма язуы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, уку курсы темаларының эчтәлеге, календарь - тематик планлаштыру, әдәбият.

Укыту фәненә гомуми бәяләмә.

Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5 – 9 нчы, 10 – 11нче сыйныфларда укыту.
Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, татарча сөйләү - аның өчен табигый хәл.
Башлангыч мәктәпнең бурычы – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү.Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлап аңлау, сөйләшү һәм сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк.
Укытуның эчтәлеге түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән:
- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү;
- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүләренә ирешү;
- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
- комуникатив сөйләи осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Моның өчен татар теле дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп, балаларның актив эшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк. Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә: сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела; дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә; тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.
Беренче сыйныфта татар теле бербөтен курс – “Грамотага өйрәтү” буларак оештырыла. Аның дәвамы укучыларның үзләштерү темпына , шәхси үзенчәлекләренә карап, атнага 3 сәгать исәбеннән, 67 сәгать, 20 атна дәвам итә. Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: әзерлек чоры һәм әлифба чоры – төп чор. Грамотага өйрәтү дәресләре тәмамлангач, татар теле курсын өйрәнү башлана. Татар теле (дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек , Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгыйзов) дәреслеге буенча атнага 3 сәгать исәбеннән, 32 сәгать дәвам итә.
Грамотага өйрәтү чоры ике чорга бүленә: әзерлек чоры - уку-яза белергә әзерләү чоры һәм әлифба чоры -укый-яза белергә өйрәтү чоры. Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Аваз, хәреф – тану берәмлеге, иҗек – уку берәмлеге, сүз – аңлау берәмлеге, җөмлә - мәгълүмат – хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлап, “чын уку һәм чын язу”ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.


II бүлек. Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр.

1 сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш:
- татар телендәге барлык авазларны һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын ( авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз)практик аңлауга ирешергә тиеш.

Укучылар башкара алырга тиеш:
- сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;
- сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;
- калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;
- сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;
- сүзләрне иҗекләргә бүлү;
- җөмләләрне сүзләргә таркату.
Баш һәм юл хәрефләрен , аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма , язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу.
Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.
Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.

III бүлек. Укыту темаларының эчтәлеге.
Грамотага өйрәтү (67сәг)
Әзерлек чоры (6 сәг)
Әлифба чоры – төп чор (61 сәг)
Татар теле (32 сәг.)
Сөйләм, җөмлә.(2 сәг)
Сөйләм. Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Предмет һәм сүз. Хәрәкәт һәм сүз. Билге һәм сүз. Аваз һәм сүз.
Сүз. (4 сәг)
Аваз һәм хәрефләр.(7сәг)
Аваз, хәреф. Алфавит. Баш хәреф белән языла торган сүзләр.Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар. калын һәм нечкә сузык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар.
Иҗекләр. (2сәг)
Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.
Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтә белү. Сүздәге хәрефләрне дөрес уку. (10сәг)
Сузык аваз хәрефләре. Э-е хәрефләре. Ө-е хәрефләре. О-ы хәрефләре. Я хәрефе. Ю хәрефе.
Е,е хәрефләре. Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе. В хәрефе. К,г хәрефләре. М,н,ң хәрефләре.
Сүз төркемнәре.(3сәг)
Кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр.
Нишли? нишләде? кебек сорауларга җавап биргән сүзләр.
Нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр.
Контроль күчереп язу.
Җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сөйләм төзү.(2 сәг)
Сөйләм төзү.
Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.(2сәг)
Контроль диктант.

IV бүлек. Календарь -тематик планлаштыру.

№ Дидактик берәмлекләр (тема, бүлек) Материал үзләштерүнең күзалланган нәтиҗәләре Укучы эшчәнлегенәхарактеристика яки уку эшчәнлеге төре Сәг.саны Үтәлү вакыты
план факт
1 Кереш. Язганда гигиена таләпләре белән таныштыру. Язуга карата төп гигиена таләпләре кагыйдәләрен үтәү. Язуга карата төп гигиена таләпләре белән таныштыру
1 01.09

2 Туры һәм ыргаклы туры сызыклар. Гигиена таләпләрен үтәп, пөхтә язуга ирешү. Язуга карата төп гигиена таләпләре белән таныштыру
1 05.09
3 Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтыру (и ,у ). Гигиена таләпләрен үтәп, пөхтә язуга ирешү. Язуга карата төп гигиена таләпләре белән таныштыру
1 07.09
4 и, у хәрефләрен һәм овал язу . и, у хәрефләрен дөрес язарга өйрәтү и, у хәрефләрен дөрес язу 1 08.09
5 Юл а , у хәрефләре.
Юл а, у хәрефләрен дөрес язуга ирешү Юл а, у хәрефләрен дөрес язу 1 12.09
6 Юл а ,у, и хәрефләре.
Юл а, у хәрефләрен дөрес язуга ирешү Юл а, у хәрефләрен дөрес язу 1 14.09
7 л, Л хәрефләре, шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләр яздыру.
л, Л, хәрефләрен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү л, Л, хәрефләрен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 15.09
8 Юл н хәрефен язу. Юл н хәрефрен дөрес язуга ирешү Юл н хәрефләрен дөрес язу 1 19.09
9 Баш А хәрефен һәм җөмлә язарга өйрәтү. Баш А хәрефен һәм җөмлә язуга ирешү. Баш А хәрефен һәм җөмләләрне дөрес язу 1 21.09
10 С, с хәрефләре. С, с хәрефләрен дөрес язуга ирешү С, с хәрефләрен дөрес язу 1 22.09
11 Ш, ш хәрефләре. Ш, ш хәрефләрен дөрес язуга ирешү Ш, ш хәрефләрен дөрес язу 1 26.09
12 М, м хәрефләре (дәфтәр, 11 бит). М, м хәрефләрен дөрес язуга ирешү Ш, ш хәрефләрен дөрес язу 1 28.09
13 Баш Н хәрефе. Баш Н хәрефен һәм җөмлә язуга ирешү. Баш Н хәрефен һәм җөмләләрне дөрес язу 1 29.09
14 Ә, ә хәрефлэре. Ә, ә хәрефләрен дөрес язуга ирешү Ә, ә хәрефләрен дөрес язу 1 03.10
15 И, и хәрефлэре. И, и хәрефләрен дөрес язуга ирешү И, и хәрефләрен дөрес язу 1 05.10
16 Баш У хәрефе. Баш У хәрефен һәм җөмлә язуга ирешү. Баш У хәрефен һәм җөмләләрне дөрес язу 1 06.10
17 Ч, ч хәрефләре. Ч, ч хәрефләрен дөрес язуга ирешү Ч, ч хәрефләрен дөрес язу 1 10.10
18 Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язуны ныгыту. Хәрефләрне график яктан дөрес язуга ирешү Хәрефләрне график яктан дөрес язу 1 12.10
19 Юл р хәрефе. Юл р хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл р хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 13.10
20 Р, р хәрефләре. Р, р хәрефләрен дөрес язуга ирешү Р, р хәрефләрен дөрес язу 1 17.10
21 Ы, ы хәрефләре (дәфтәр, 21 бит). Ы, ы хәрефләрен дөрес язуга ирешү Ы, ы хәрефләрен дөрес язу 1 19.10
22 Калын һәм нечкә сузыклы иҗекләр, сүзләр яздыру. Калын һәм нечкә сузыкларны төркемләү. Сүзгә аваз – хәреф анализы ясау
1 20.10
23 О, о хәрефләре. о, ө хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү о, ө, хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 24.10
24 Сузык аваз хәрефләрен һәм сүзләр яздыру. Калын һәм нечкә сузыкларны төркемләү. Сүзгә аваз – хәреф анализы ясау
1 26.10
25 Юл т хәрефе. Юл н хәрефрен дөрес язуга ирешү Юл н хәрефләрен дөрес язу 1 27.10
26 Баш Т хәрефе. Баш Т хәрефен һәм җөмлә язуга ирешү. Баш Т хәрефен һәм җөмләләрне дөрес язу 1 31.10
27 Юл з хәрефе (дәфтәр, 27 бит). Юл з хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл з хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 02.11
28 Баш з хәрефе. Баш з хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш з хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 10.11
29 Юл к хәрефе. Юл к хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл к хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 14.11
30 Баш К хәрефе. Баш К хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш К хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 16.11
31 Юл д хәрефе. Юл д хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл д хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 17.11
32 Баш Д хәрефе. Баш Д хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш Д хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 21.11
33 Г, г хәрефләре. Күчертеп һәм әйтеп яздыру. Ы, ы хәрефләрен дөрес язуга ирешү
Дөрес язу күнекмәләре
Ы, ы хәрефләрен дөрес язу
Охшаш бүтән текстны яздырту. 1 23.11
34 Э, э хәрефләре. о, ө хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү о, ө хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 24.11
35 Ә, Э, е хәрефлэре (дәфтәр, 36 бит). Ә, Э, е хәрефләрен дөрес язуга ирешү Ә, Э, е хәрефләрен дөрес язу 1 28.11
36 Юл б хәрефе. Юл б хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл б хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 30.11
37 Баш Б хәрефе. Баш Б хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш Б хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 01.12
38 Ү, ү хәрефләре (дәфтәр, 39 бит) Ү, ү хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Ү, ү хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 05.12
39 У, ү хәрефләре һәм ау, әү тезмәләре булган сүзләр яздыру. Ү, ү хәрефләрен һәм ау, әү тезмәләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Ү, ү хәрефләрен һәм ау, әү тезмәләре булган сүзләрне дөрес язу 1 07.12
40 Юл п хәрефе. Юл п хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл п хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 08.12
41 Баш П хәрефе. Баш П хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш П хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 12.12
42 Ө, ө хәрефләре. Ө, ө хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Ө, ө хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 14.12
43 Й, й хәрефләре. Й, й хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Й, й хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 15.12
44 Сузык аваз хәрефләре. Авазларны классификацияли белергә өйрәтү. Дәреслек белән эшләү 1 18.12
45 Я, я хәрефләре. Я, я хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Я, я хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 21.12
46 Ю, ю хәрефләре. Ю, ю хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Ю, ю хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 22.12
47 Е, е хәрефләре. Е, е хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Е, е хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 26.12
48 Җ, җ хәрефләре. Җ, җ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Җ, җ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 28.12
49 Баш Э, Ә, С, Җ хәрефләре. Баш Э, Ә, С, Җ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Баш Э, Ә, С, Җ х әрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 29.12
50 Х, х хәрефләре. Х, х хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Х, х хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 11.01
51 Юл в хәрефе. Юл в хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл в хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 12.01
52 Баш в хәрефе. Баш В хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш В хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 16.01
53 Юл ф хәрефе. Юл ф хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Юл ф хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 18.01
54 Баш Ф хәрефе. Баш Ф хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү Баш Ф хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 19.01

55 ң хәрефе. ң хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язуга ирешү ң хәрефен шул хәрефләр кергән иҗек, сүзләрне дөрес язу 1 23.01
56 Һ, һ хәрефләре. Һ, һ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Һ, һ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 25.01
57 ь булган сүзләр яздыру ь булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү ь булган сүзләрне дөрес язу 1 26.01
58 Ыргаклы һүм элмәкле сызыклардан торган хәрефләрне яздыру. Ыргаклы һәм элмәкле сызыклардан торган хәрефләрне дөрес язуга ирешү Ыргаклы һүм элмәкле сызыклардан торган хәрефләрне дөрес язу 1 30.01
59 Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төздереп язу. Басмачадан кучерү. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төздереп язу; басмачадан дөрес кучереп язуга ирешү Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төздереп язу; басмачадан дөрес кучереп язу 2 01.02
02.02
60 Ярым оваллардан орган хәрефләрне һәм шул хәрефләр булган сүзләрне язарга өйрәтү. Хәрефләрне график яктан дөрес язуга ирешү Хәрефләрне график яктан дөрес язу 1 06.02
61 Составында овал булган юл хәрефләрен яздыру. Хәрефләрне график яктан дөрес язуга ирешү Хәрефләрне график яктан дөрес язу 1 08.02
62 Күрмә-ишетмә диктант. Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстны ишетеп дөрес язуга ирешү Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстны ишетеп дөрес язу 1 09.02
63 Л, л, а, А, м, М хәрефләрен дөрес язу. Хәрефләрне график яктан дөрес язуга ирешү Хәрефләрне график яктан дөрес язу 1 13.02
64 Юл һәм баш ц хәрефен язу. Ц, ц хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Ц, ц хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 15.02
65 Юл һәм баш щ хәрефен язу. Щ,щ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Щ,щ хәрефләрен һәм хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу
1 16.02
66 Язу күнекмәләрен шомарту .Ъ калынлык һәм аеру билгесе.
Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләне язу күнекмәләрен шомарту Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләне язу күнекмәләрен шомарту 1 20.02

Барлыгы 67

Татар теле: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек/ С.Г.Вагыйзов, Р.Г. Вәлитова; - Казан: татар.кит.нәшр.,2011

№ Дидактик берәмлекләр (тема, бүлек) Материал үзләштерүнең күзалланган нәтиҗәләре Укучы эшчәнлегенәхарактеристика яки уку эшчәнлеге төре Сәг.сан дата
план факт
Сөйләм, җөмлә.(2сәг.)
1 Сөйләм. Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Сөйләмнең җөмләләрдән төзелүе. Җөмләнең тәмамланган уйны белдерүе.. Җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгесе кую. 2 29.02
01.03
Сүз. (4сәг.)
2 Предмет һәм сүз Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү. Сүзгә фонетик анализ ясау.
1 05.03

3 Эш, хәрәкәт һәм сүз
Предметның эшен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләнең фигыль дип аталуы. Фигыльләр -нең нишли? нишләде? Предметның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү 1

07.03


4 Билге һәм сүз Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр белән танышу Сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм сүзләрне таба белү 1 08.03
5 Аваз һәм сүз Аваз белән хәреф арасындагы аерма; хәреф авазның билгесе булып йөрү. Авазларны классификацияләүгә күнегүләр эшләү 1 12.03
Авазлар һәм хәрефләр. (7сәг.)
6 Аваз һәм хәреф. Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмиятен аңлату, татар алфавитында хәрефләрнең аваз мәгънәләре һәм исемнәре белән таныштыру алфавит тәртибендә сүзләрне яза белү. 1 14.03


7 Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр. Кеше исемнәре һәм фамилияләр. Ялгызлык исемнәренә кеше исемнәре, фамилияләре, ил, шәһәр, авыл, елга, тау, урам, диңгез, китап һ. б. исемнәр керү. Җөмләдә сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне күрсәтү. 1 15.03

8 Хайван кушаматлары. Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм өлгерешен исәпләү. Картинага карап хикәяләүгә өйрәтүне дәвам итү, сөйләм үстерү. 1 19.03

9 Шәһәр, авыл, елга исемнәре . Сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәтү. Шәһәр, авыл, елга исемнәрен баш хәреф белән язуга күнегүләр эшләү 1 21.03


10 Аваз төркемнәре.Сузык һәм тартык авазлар . Балаларга тартык авазлар турында мәгълүмәт бирү Тартык авазларны сузыклардан аеру 1 22.03


11 Калын һәм нечкә сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузык авазлар турында мәгълүмәт бирү Тартык авазларны сузыклардан аеру 1 04.04


12 Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар . Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар турында мәгълүмәт бирү Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру 1 05.04

Иҗекләр. (2сәг.)
13 Иҗек Сүзне иҗеккә бүлү Сүзне иҗеккә бүлү күнегүләре 1
09.04

14 Сүзләрне юлдан-юлга күчерү Сүзләрне юлдан юлга күчерә белергә өйрәтү Сүзләрне юлдан юлга күчерүгә күнегүләр эшләү 1
11.04

Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне дөрес уку. (10сәг.)
15 Сузык аваз хәрефләре . Э—е хәрефләре . Э, е., хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү Э, е., хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу күнекмәләре 1 12.04
16 Ө—е хәрефләре . ө-е хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү ө-е хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 16.04


17 О—ы хәрефләре. О-ы хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү О-ы хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 1 18.04
18 Я хәрефе. я хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. сүзләрне дөрес язу 1 19.04
19 Ю хәрефе. ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. сүзләрне дөрес язу 1 23.04
20 Е хәрефе . Е хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. сүзләрне дөрес язу 1 25.04
21 Тартык аваз хәрефләре. Балаларга тартык авазлар турында мәгълүмәт бирү Тартык авазларны сузыклардан аеру 1 26.04
22 Й хәрефе. й хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. сүзләрне дөрес язу 1 30.04
23 В хәрефе К, г хәрефләре; [к], [г], [ң], [г], авазлары. В хәрефе К, г хәрефләре булган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү сүзләрне дөрес язу 1 02.05
24 М, н, ң хәрефләре. М,н,ң –борын аваз хәрефләре Борын авазын билгеләүгә күнегүләр эшләү 1 03.05
Сүз төркемнәре. (3сәг.)
25 Кем? нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр. Сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табарга өйрәтү. Җөмлә төзү күнегүләре. 1
07.05
26 Нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап булган сүзләр.
Предметның эшен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләнең фигыль дип аталуы. Фигыльләрнең нишли? нишләде? Предметның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү 1 09.05
27 Нинди? кайсы? сорауларына җавап булган сүзләр.
Контроль күчереп язу. Предметларның билгеләрен белдергән сүзләр белән танышу Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә таба белү. 1 10.05
Җөмлә.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.Сөйләм төзү. (2сәг.)
28 Сөйләм төзү. Сөйләмне барлыкка китерүдә җөмләнең әһәмиятен аңлату Төрле җөмләләр төзү

2 14.05
16.05
Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту. (2сәг.)
30 Контроль диктант.
Уку елында өйрәннгәннәрне кабатлау. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Иҗади фикерли алу сәләтен үстерү 2 17.05
21.05
Барлыгы 32

V бүлек. Укыту – методик комплекты

1. Программа. Урта мәктәп программмалары. Башлангыч сыйныфлар. Казан, “Мәгариф”, 2007
2. Дәреслек. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. Татар теле, 1нче сыйныф.-Казан: Мәгариф, 2009.
Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.
3. Дәфтәр. С.Г. Вагыйзов. Язарга өйрәнү дәфтәре, Казан, « Мәгариф» нәшрияты, 2010.
4. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. Татар теле. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1 нче с-фы
өчен д-лек/; - Казан: татар.кит.нәшр., 2006
4 .Я.Х.Абдрәхимова.Татар теленнән диктантлар 1-4, Казан, « Мәгариф» нәшрияты, 2009.
5. И.Т.Сәгъдиева.Башлангыч мәктәптә контроль һәм бәя эшчәнлеге. Казан. Школа, 2008.
6. И.Т.Сәгъдиева.Башлангыч мәктәптә заманча дәрес. Казан. Школа, 2008.
7. Интернет ресурслар.

У вас нет прав для создания комментариев.