Сәламәт булыйм дисәң
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Тема: Сәламәт булыйм дисәң.

Максат: - сәламәтлек өчен җаваплылык хисе уяту;
- укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән
таныштыруны дәвам итү;
- аракы, тәмәке, наркотикларның зыяны турында аңлату;
- спортка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, мәкальләр, шигырьләр, уеннар өчен туплар, кыршаулар, таяк, билетлар.

Сәхнәгә авыру кыяфәтле малай керә. Төчкерә, ютәлли.

Авыру малай.
Ах, төшкән миңа томау,
Әйбәт түгел томаулау.

Борыннан ага гына!
Сөрткән идем югыйсә
Борынны яңа гына.

Үч иткәндәй, кулъяулык
Нигәдер калган өйдә.
Йөрим менә урамда
Шул томаулаган көйгә...

Борынымны сөртергә
Ярый әле бар җиңем
Юешләтеп бетердем
Ул җиңемнең бар җирен.

Юпь-юеш шул, юпь-юеш,
Тагын сөртер идем дә.
Борчылмагыз!
Минем әле
Бар икенче җиңем дә!

Алып баручы. Нәрсә булды, Рамил? Төсләрең качкан, авырыйсыңмы әллә?
Малай. Авырыйм шул, югыйсә, мәктәпкә дә төренеп кенә барам, урамда да йөргәнем юк.
Алып баручы. Аңлашылды... Менә үлән чәйләре эч тә, безнең кичәбезне карап утыр. Хәлең җиңеләйсә, бәйгеләрдә дә катнашырсың әле.
(Алып баручы сәхнәгә 5 – 6 нчы класс укучыларын чакыра).

А.б. Укучылар, сезнең сәламәт, көчле, матур буласыгыз киләме?
Укучылар. Безнең көчле, батыр, кыю, һәр эштә дә беренче, гомумән, чемпионнар буласыбыз килә.
А.б. Ә ничек беренче, бигрәк тә чемпион булырга соң?
Укучы.
Чемпион булу рәхәт!
Һәм җиңел эш ул бигрәк—
Аның өчен бары тик
Беренче булу кирәк!

Беренче булу өчен
Тырыш булырга кирәк:
Таңнан торырга кирәк,
Күп йөгерергә кирәк,
Иртән үк
Гимнастика
Ясап керергә кирәк

Көн дә берничә сәгать
Күнегү үткәрәсең,
Турникта атынасың,
Штанга күтәрәсең...

Малайлар йоклап ята—
Син зарядка ясыйсың.
Алар кәнфит суыра—
Син аш кына ашыйсың.

Алар—ялда,
Син көнне
Йөгереп үткәрәсең.
Малайлар кино карый—
Син гантель күтәрәсең.

Яңгырда да, карда да
Көне буе чабасың—
Беренче булуыңны
Сизмичә дә каласың!..

Чемпион булыйм дисәң,
Үзең дә тотын тизрәк!
Аның өчен бары тик
Беренче булу кирәк!
А.б. (авыру малайга карап) Шигырьнең мәгънәсенә төшендеңме?
Малай (башын иеп). Төшендем.
А.б. Укучылар, ә сез сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме?
Мин сезгә башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам итәрсез.

Саулык –( зур байлык.)
Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)
Байлыкның башы - (тазалык.)
Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк.)
Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, (иң зур бәхет – саулык) Пакълек сөйгән (сау булыр.)
Саф һава – (тәнгә дәва.)
Сәламәтлек – жәүһәр, (ләкин тиз югала).
Таза булсаң, таш та (ярып була.)

А.б. Укучылар, сез аракы, тәмәке, наркотикларның зарары турында беләсез. Һәр класстан берәр укучы шул турыда 3 минутлык чыгыш ясарга тиеш.
(Укучылар аракы, тәмәке, наркотикларның зарары турында чыгыш ясыйлар).

А.б. Рәхмәт. Өй эше итеп “Наркотикларга – юк!” дигән темага шигырьләр иҗат итеп килергә иде. Хәзер укучыларның шигырьләрен тыңлап китик.

1нче укучы
Уйлан, дустым! Нишләдең син,
Гомереңне кыскарттыңмы?
Күпме кисәттеләр: “Туктал!”
Яшәвеңнән туктадыңмы?

Өйрәттеләр бер тапкыр да
Наркотиклар кулланмаска.
Үкенәсең, тыңламадың,
Тора алмыйсың аннан башка.

Ләкин җиңдең “ак үлемне”
Ташладың син аны бүген.
“Сугыштылар” табиблар да
Синең газиз гомерең өчен.

Нинди гүзәл безнең тормыш,
Гөлләр кебек йөрик әле!
Әниләрне сөендереп
Хезмәт сөеп яшик әле.

2нче укучы
Тормыш рәхәт иде,
Тик фаҗига килде.
Төнлә аның җанын
Наркотиклар җиңде!
Бер татып карады –
Һәм тозакка капты.
Газизләрен җуйды,
Үлемен дә тапты.

Булмагыз аның күк
Сез йомшак холыклы!
Булыгыз нык рухлы,
Бәхетле язмышлы!

3нче укучы
- Әйдә, энекәш, кабып кара син аны,
Әгәр капсаң наркотикны, онытырсын син барын.
Наркотиктан чирлиләр дип, ялганлыйлар өлкәннәр,
Бар дөньяң түгәрәк була, кабып карасаң әгәр.

- Юк, абый, кирәкми наркотигы, кокаины,
Сиңа да капмаска кушар идем мин аны.
Ансыз да рәхәт яшим мин, түгәрәк минем дөньям,
Наркотиксыз сәламәт тормыш сайлыйм мин, бел, абый.

4нче укучы
Наркотиклар – кеше дусты түгел,
Алар – кешелекнең дошманы,
Наркотиклар – уен-көлке түгел,
Ул – куркыныч көч, үлем уены.

Бер тәмен татыйлар, рәхәт була,
Әйләнәләр аның колына.
Кирәк түгел наркотиклар безгә,
Тыныч яшәү үзе кызык ла!

А.б. Рәхмәт. Сезнең шигырьләрне тыңлаганнан соң, берәүдә дә наркотиклар татып карау теләге уянмас.

А.б. Ә хәзер уеннар уйнап алабыз.
1. Тупны баш өстеннән, аяк астыннан, уң яктан, сул яктан бер-беребезгә тапшырабыз, тупны тотып йөгерәбез.
2. “Горизонталь мишень” уены.
Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туплар ату.
3. Кыршау әйләндерү.
4. “Таяк тартышу”

А.б. Сәламәт, исән-имин булыйк дисәк, без юл йөрү кагыйдәләрен дә белергә, беренче ярдәм дә күрсәтә белергә тиеш. Әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләре, медицина буенча компьютерда билетлар чишик.
(“Яшь инспектор” түгәрәге җитәкчесе укучыларның җавапларын тикшерә, нәтиҗә ясый. Юлларда булган аварияләр, юлда бәхетсезлеккә очраучылар турында сөйли).
А.б. Әйдәгез, Насыйбуллина Илзирә язган “Светофор” шигырен тыңлап китик.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Төгәл үтәп йөрсәгез,
Юл чатында басып торган
Светофорны күрсәгез,
Шул чагында бәла-каза
Сезне читләтеп үтәр,
Кара кайгы,күз яшьләре
Сездән мәңгегә китәр.

“Светофор”җыры башкарыла.(Р.Миңнуллин сүзләре,Т.Вәлиев көе.)

А.б. Күрәсез, сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш. Сезнең тормышта белемле булып кына түгел, сәламәт булып яшәвегезне телибез. Сәламәтлегебезне саклыйк, чиста, пөхтә булыйк, спортны яратыйк, юлларда исән-имин йөрик, чыныгыйк. Җир шарында тынычлык, иминлек булсын, балаларның көлгән тавышлары гына яңгырасын!
Укучы.
Балаларның көлешкәнен
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!

Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә.
Бәхетле дә, көчле дә без
Бергәләшеп көлгәч кенә!

Ә балалар көлә икән
Илебездә, Җиребездә,
Димәк, Җир дә исән әле,
Имин, димәк, Илебез дә!

Кулланылган әдәбият.
1. Р.Миңнуллин шигырьләре.
2. И.Насыйбуллина шигыре.
3. Түбән Суык-Су урта мәктәбе укучылары иҗаты.

У вас нет прав для создания комментариев.