Мультфильмның балага тәэсире
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
ТР Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасы
“Әти-әниләр мәктәбе”
“Мультфильмның балага тәэсире”.
Тәрбияче:Шакирова Гөлнара Тәлгать кызы
2012 ел
Максат: ата-аналарга баланы шәхес буларак тәрбияләүдә мультфильмның йогынтысын төшендерү.
Бурычлар:
-ата-аналарның игътибарын мультфильмның уңай һәм тискәре якларына юнәлтү;
-телевизион тапшыруларның баланың төрле яклап үсешенә йогынтысын күрсәтү.
Җиһазлау: уенчыклар (мәче,арыслан,ташбака,эт,маймыл),мультфильм геройларының рәсемнәре,балаларның әти-әниләре белән ясалган рәсемнәре,диск “Тылсымлы сәхифәләр”,комьпютер.
Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,кунаклар! Гаилә һәр кешегә кирәкле–җылы учак.Ә бала-гаиләнең шатлыгы,мәхәббәт җимеше,ата-ананың киләчәге,әби-бабайларның юанычы.Гаилә ул-тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса,балалар-гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәгез,бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Барыбыз да белгәнебезчә гаиләдә иң күңелле вакыт-кичке вакыт-гаиләнең өйдә бергә җыелган вакыты.Менә шул вакытта сез бергәләп телевизор каршына килеп утырасыз һәм балалар өчен “Күчтәнәч” тапшыруы башлана. Бүген безгә кунакка үзенең оныгы белән дәү әни килде.
-Исәнмесез, минем нәни дусларым, әти-әниләр,кунаклар! Бу матур бакчаны күрү бәхете безгә дә насыйп булды бит әле. Ноябрь аенда сезнең бакчагызның 1 яшьлек туган көне икән. Үземнең оныгым белән сезне котларга, сезнең белән танышырга дип килдек.Сез бик бәхетле балалар! Бакчагыз бигрәкләр дә матур,җылы,якты. Шулаймы кызым?
- Әйе, дәү әнием! Актәпине алып килгән булсак,шундый шатланыр иде, мондагы уенчыкларны күреп. Дәү әни,дусларыбызга күчтәнәчне күрсәтик инде.
-Әйе шул.Онытып та торам икән. Балакайларым,сез мультфильмнар карарга яратасызмы?Менә без сезгә күчтәнәч итеп, Тукай абыегызның шигыре буенча эшләнгән “Кызыклы шәкерт” исемле мультфильм алып килдек.
( Татарча мультфильм күрсәтү)
-Балалар, сезгә мультфильм ошадымы?
-Рәхмәт дәү әни!
-Безнең башка бүлмәләрне дә күрәсебез килә бит.Әйдәгез әле, нәни дусларым, безне бакчагыз белән таныштырып чыгыгыз әле. (Дәү әни белән саубуллашу. Дәү әни балалар белән чыгып китә).
Бүгенге көндә телевизор информация чыганагы гына түгел, ә кешенең аңы белән идарә итә. Аның корбаннары-балалар.Төрле тапшырулар, кинофильмнар,бигрәк тә мультфильмнар-хәзерге заман баласының башы менә нәрсәләр белән тутырылган. Күп кенә әти-әниләрнең фикере буенча,бала өйнең ишеген ачып керүгә,телевизорның хуҗасына әверелә. Бүген мин,”Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга мультфильмның тәэсире” темасына, Сезнең белән, түгәрәк өстәл артында фикер алышырга булдым.Бу тема актуаль темаларның берсе булып тора. Матбугат чараларында да “мультфильм балага нинди тәрбия бирә,ничек йогынты ясый?”шул турыда бәхәсләр бара.“Минем яраткан мультик”, ”Мультик карыйбыз”, “Ә бездә яңа мультик”- балалар телендә еш кабатлана торган фразалар.Һәм сезнең берегез дә балагызның мультфильм белән кызыксынуын,аның мультфильм карарга яратуын кире какмас. Ә менә нинди мультфильмнар яраталар? Рәсемнәрне слайдларда һәм әти-әниләр белән бергә ясалган рәсем күргәзмәсендә күрәсез. Балалар чит ил мультфильмнарына да һәм үзебездә эшләнгән мультфильмнарга да өстенлек бирәләр.
1 бүлек. Бала тормышында мультфильмның роле.
Нәрсә соң ул мультфильм?Интернет рекламасыннан күренгәнчә:мультфильм-ата-аналар өчен тынычлык,балалар өчен бәйрәм. Мультфильмны күп кенә әти-әниләр,балаларга бер шөгыль дип кабул итәләр. Ә психологлар фикеренчә, чынлыкта мультфильмны баланың психикасына тәэсир итә торган корал дип атарга мөмкин.Ләкин нинди корал? Уңай яки тискәре?
Баланың тышкы дөньясы формалашуында - аралашу,уеннар,кызыклы шөгыльләр, матур әдәбият белән танышу,мультфильмнар урын алып тора.Мультфильмнар вакытны үткәрү чарасы гына түгел,ә тәрбия бирү чарасы да булып тора.Йорт эшләрен тыныч кына башкару, яки ял итү өчен,әти-әниләр балаларга телевизордан яки компьютердан мультфильм куеп бирәләр.Бала ихласланып мультфильм караган вакытта,шулкадәр ияләнеп китә һәм баланы ахыры булмаган сериаллардан аерып алуы да авырлаша. Бала мультфильм күрсәтүне туктаткач,елый,ярсый башлый.Баланы тынычландыру өчен мультфильмны яңадан куярга кирәк була. Мультфильм белән бала арасында бәйлелек килеп чыга. Мультфильмнар балаларны китаптан,дусларыннан,аралашудан,уеннардан аера.Мультфильм белән бергә уенчыклар,расскраскалар,китаплар,балалар киемнәре чыгарыла.Телевизор ярдәме белән балалар әти-әнидән уенчыкны,киемне алуны сорыйлар.
Әти-әниләргә бирем:бүлмәдән мультфильмдагы уенчыкларны табарга. Нинди мультфильмнан икәнен әйтергә.
Чит ил мультфильмнары
Бүген әти-әниләр америка,япон,россия мультфильмнарына өстенлек бирәләр.Чит ил мультфильмнары арасында файдалы,балаларга уңай тәэсир итә тоган мультфильмнар бармы?Чит ил мультфильмнарының күбесендә конфликт,сугыш. Бу баланың психикасына начар тәэсир итә.Андагы геройлар мәрхәмәтсез, агрессив. Бу мультфильмнар сериалларга әверелеп бара. Сәгатьләр буе телевизор яки компьютер каршында утырган баланың сәламәтлегенә зыян килмәс дип кем әйтә ала? Баланың күз күреме начарлана, йоклаганда саташа,нерв системасы шыплап тула. Ләкин барысы да начар дип әйтеп булмый.,Америка мультфильмнары арасында,искәрмә буларак, яхшы мультфильмнар да бар. Мәсәлән “Король Лев”. Аның нигезендә хайваннар дөньясында әти-әнигә хөрмәт,ярату хисе ята.
Россия мультфильмнары
Барлык мультфильмнарны да бала психикасына начар тәэсир итә дип әйтеп булмый. Бар шундый мультфильмнар,алар күптән эшләнгән булсалар да,хәзерге заман баласы аларны да яратып карый. Бу мультфильмнарның нигезендә балалар өчен кызыклы,күңелле вакыйгалар ята.Андый мультфильмнарның вакыты 10-15 минутка сузыла. Алар баланың төрле яклап үсешенә йогынты ясыйлар.Бу чорда баланың сөйләме ныклы үсеш ала.Балага матур,аңлаешлы,интонацияле сөйләмне,хис-тойгы белән геройларның кичерешләрен ишетү бик мөһим Нәкъ менә россия мультфильмнарында -геройлар аңлаешлы сөйләшәләр,балалар җиңел ота торган җырлар җырлыйлар. Алар игътибарлылыкны,хәтерне үстерәләр,дуслык, әдәпле булу хисләре тәрбиялиләр.Бу мультфильмнар балаларга табигатьнең матурлыгын тоярга, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, баланы хезмәтне яратырга,дусларга,өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә.
Уен “Көйне таны”. Бу музыка нинди мультфильмнан?
“Балагызга мультфильм ничек тәэсир итә? Мультфильм караганда ул үзен ничек тота? (Әти-әниләр чыгыш)
2 бүлек. Киңәшләр...
1 нче киңәш .Мультфильмны үзегез дә карагыз!
Түбәндәгеләргә игътибар итегез:
• Мультфильм геройлары агрессив түгелме?
• Баланы куркыта торган моментлар юкмы?
• Мультфильм озак бармыймы?
• Мультфильмны карагач,бала нинди нәтиҗә ясар ?
2 нче киңәш. Телевизор карау вакытын кыскартыгыз!
“Бала көнгә мультфильмны күпме вакыт карарга тиеш?”. Ә бу баланың яшенә карап билгеләнә.5 яшьлек бала яхшы сыйфатлы мультфильмнарны һәм балалар өчен тапшыруларны 20-30 минуттан да артык карарга тиеш түгел.Әгәр дә бала хәрәкәтчән яки тынычсыз икән вакытны киметергә мөмкин.
З нче киңәш. Мультфильмны караганда баланың яшен истә тотыгыз!
Сез мультфильмны караганда,аның ничә яшьлек балаларга адресланган булуына игътибар итегез. Һәрбер мультфильмның үз аудиториясе бар. Әгәр сез 5 яшьлек балагызга 8-9 яшьлек балаларга адресланган мультфильм күрсәтсәгез, аңа куркыныч яки күңелсез булырга мөмкин.
4 нче киңәш. Мультфильмны- баланың буш вакытын үткәрү өчен генә кулланмагыз!
Баланы телевизор экраны каршына утыртып куясың,күпмедер вакытка тынычландым дип уйлыйсың.Ә бу алай түгел. Бала күргән мәһшәрне төшендә күреп уянырга,саташырга , монстр манерасын кулланып бакчада сугышырга мөмкин. Мультфильмны караганнан соң, балага нәрсәнең яхшы,нәрсә начар икәнен аңлатырга,фикер алышырга кирәк,рәсем ясарга,пластилиннан геройларны әвәләргә мөмкин. Әгәр дә сез балага битараф түгел икән, өйдә тәрбия максатыннан файдалану өчен мультфильмнар һәм фильмнар җыентыгын тупларга да була.(әти-әниләргә берничә мультфильм җыентыгын күрсәтү).
Уен: “Дәвам ит” Мультфильм ул- тәрбия чарасы...
3 бүлек. Йомгаклау. Бер яктан караганда, мультфильм балаларга өлкәннәр игътибарсыз калдырган сорауларга җавап табарга; нәрсәнең яхшы,нәрсәнең начар икәнен аңларга;баланың фикерләү,уйлау сәләтен үстерә,дөньяга карашын формалаштыра. Икенче яктан чит ил мультфильмнарын озак хәрәкәтләнмичә карап утыру баланың сәламәтлегенә,психикасына зыян китерә. Әти-әни баланың нинди тапшырулар,нинди мультфильмнар каравын контрольдә тотсалар яхшы булыр иде.
Мультфильмнар баланың әти-әни,әби-бабай белән аралашу мөмкинлеген алыштыра алмый.Балалар әти-әнинең яратуын,игътибарын тоярга тиешләр.Алар белән еш аралашыгыз, китаплар укыгыз.Балалар өчен үзегез үрнәк булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.