Уенчыклар
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре 7 нче “Бәләкәч” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Зурлар төркемендә “Уенчыклар” темасына шөгыль

Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче – Галеева Фирдания Рафаэлевна

Әгерҗе 2013
Максат: 1. Балаларны матур итеп исәнләшү, рәхмәт, сау булыгыз, хәерле көн сүзләрен сөйләмдә куллануны өйрәтүне дәвам итү;
2. Өйрәнгән уенчык исемнәрен ныгыту;
3. Уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү;
4. Балаларда татар телен өйрәнү теләге тудыру, кызыксыну уяту.
Җиһазлар: Уенчыклар - курчак, песи, эт, аю, тычкан, туп.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Хәерле көн сезгә.
Балалар: - Әйтелергә тиешле жаваплар ( исәнмесез, әйбәт, хәерле көн).
Тәрбияче: - Балалар, сез уенчыклар белән уйнарга яратасызмы? Уенчыклар иленә сәяхәткә чыгасыгыз киләме?
Балалар: - Әйтелергә тиешле жаваплар (яратабыз, әйе).
Тәрбияче: - Сәяхәткә паровозда чыгарбыз. Әйдәгез, утырыгыз, киттек. (Балалар тәрбияче артына тезелешеп басалар). Паровоз ничек сигнал бирә?
Балалар: - Әйтелергә тиешле жавап (У-у-у).
Тәрбияче: - Киттек. Чух – чух – чух, чух – чух – чух.
Беренче “Курчак” тукталышы. Чаршау артында өстәл, өстәлдә ипи, конфет, чәкчәк, өчпочмак. Курчак урындыкта утыра.
Тәрбияче: - Без беренче тукталышка килеп җиттек. Карагыз әле, бу нәрсә? (Тәрбияче курчак күрсәтә).
Балалар: - Әйтелергә тиешле жавап (курчак).
Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Безнең курчак чәй эчәргә җыенган. Әйдәгез, курчакка өстәл әзерләргә булышабыз. Өстәлгә нәрсәләр куярга кирәк?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (тәлинкә, чынаяк, кашык, чәйнек).
Балалар тәрбияче ярдәмендә өстәлгә чәйнек, чынаяк, тәлинкә, кашык куялар.
Икенче тукталыш - “Йомшак уенчыклар”.
Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, бу тукталышта нинди уенчыклар күрәсез?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (песи, эт, тычкан, аю).
Тәрбияче: - Әйтегез әле, безнең тычкан нинди?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (тычкан кечкенә, матур).
Тәрбияче: - Песи нинди?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (песи матур, кара, зур).
Тәрбияче: - Эт нинди?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (эт зур, матур, сары).
Тәрбияче: - Аю нинди?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (аю зур, ак, матур).
Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Ә хәзер тактадагы рәсемгә карыйк. Аюның бер аягы юк. Кемдер өзгән. Шулай эшләргә ярыймы? Уенчыклар белән ничек уйнарга кирәк?
Бу сорауга балалар тәрбияче ярдәмендә җавап бирәләр.
Тәрбияче: - Әйдәгез, аюның аягын ясап куябыз. Ул безгә рәхмәт әйтер.
Өченче тукталыш - “Туплар” тукталышы. Кәрзиндә төрле зурлыктагы туплар.
Тәрбияче: - Менә өченче тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталышта нинди уенчыклар?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җавап (туплар).
Тәрбияче: - Алар нәрсә белән аерылалар?
Балалар: - Әйтелергә тиешле җаваплар (зур, кечкенә).
Тәрбияче: - Әйдәгез тупларны зурдан кечкенәгә тезеп куябыз. Сез саный беләсезме? Монда ничә туп?
Балалар бергәләп тупларны зурдан кечкенәгә тезәләр, саныйлар.
Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар, яхшы эшләдегез. Сәяхәтебез шуның белән тәмам. Без бүген нинди уенчыклар тукталышында булдык?
Балалар: - Әйтелергә тиешле жаваплар (курчак, йомшак уенчыклар, туплар).
Тәрбияче: - Дөрес. Бүгенгә безнең шөгыльләребез бетте. Барыгызга да рәхмәт. Уенчыклар белән матур итеп уйнагыз, вата күрмәгез. Сау булыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.