Уйный-уйный өйрәнәбез
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы
Мөслим гимназиясе



Фәхертдинова Ләйсән Әхмәтгаян кызы
Югары категорияле башлангыч класслар укытучысы

Тема: [ж]авазы Ж, ж хәрефләре.
Максат: 1. Укучыларны [ж]авазы Ж, ж хәрефләре белән таныштыру һәм шул хәрефләр кергән сүзләр, җөмләләрне укырга өйрәтү;
2. Аңлаешлы, йөгерек уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү һәм баету; яшелчә, җиләк – җимешләрне таный һәм аера белергә өйрәтү;
3. Юлда сакчыллык кагыйдәләрен үтәүне булдыру, юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау;
Җиһаз: интерактив такта; Ж, ж хәрефләре; конверт эчендә кисмә хәрефләр; “тере кешеләр”, аларның киемнәре; капкачлар; “Гара.” сүзе язылган гараж;төрле машиналар, юл йөрү кагыйдәләренең билгеләре һәм яшелчә җиләк – җимеш бакчалары күрсәтелгән слайдлар һәм язулар.
Дәрес барышы.
I. Психологик уңай халәт тудыру. (Проекторда елмайган кояш нурларын сибеп тора )
- Исәнмесез, кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек? Күрегезче, безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, якты нурларын сипкән. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.
II. Алган белемнәрне актуальләштерү.
- Укучылар, карагыз әле, безнең дәрескә нинди матур машина килгән. (Проекторда юлларда йөрүче машиналар күрсәтелә)Ул озын юлларда озак йөргән, арыган, талчыккан. Әйдәгез аңа бераз ял бирик, тукталышта ял итсен. Машина сүзен капкачлар ярдәмендә иҗекләргә бүлик әле. Ничә иҗек барлыкка килде? Ә хәзер авазлар санын билгелик.(капкачлар ярдәмендә шакылдап билгеләү) Вариантлар буенча һәр авазны “киендерик” һәм аларга характеристика бирербез. (Мәсәлән: [м] авазы яңгырау, каты һәм йомшак була, “киемнәре” - кыңгырау эшләпә һәм зәңгәр, яшел башмаклар; башка авазлар да шулай ачыклана)
- Ә хәзер интерактив тактада эшләп китәрбез.
- Балалар, карагыз әле машинаның арбасында ниндидер йөк бар. Әйдәгез бу йөкне бушатыйк. Күргәнебезчә, анда ниндидер конвертлар бар. Конвертларны ачыйк һәм биремнәрен үтик. Парларда бергәләп эшләп алырбыз. Һәр пар бирелгән хәрефләрдән һәм иҗекләрдән сүзләр төзи. Кайсы пар тизрәк сүзләр төзи алыр икән?
III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
- Менә машинаның йөген бушаттык, аның биремен үтәдек. Машиналар бушагач, өйләренә кайталар.(Пультлы машинаны йөртү) Әмма машинаның өе бикле, йозак кырыенда ниндидер сүз язылган. Әйдәгез бу сүзне укыйк әле.
Г а р а .
- Укучылар, бу сүз сезгә аңлашыламы?
- Ни өчен? (Бер аваз җитми)
- Ничек уйлыйсыз, нинди аваз төшеп калды микән? ([ж]авазы) .
- Ә хәзер шушы авазны бергәләп әйтеп карыйк әле (ж- ж -ж) . Әйтелеше ягыннан ул кайсы авазга ошаган?
- Көзге ачы җилләр ничек исәләр?
- Димәк, бу аваз турында сез нәрсә әйтә алырсыз? Хәзер куллар белән колакларны каплыйк һәм тагын бер мәртәбә бу авазны әйтеп карыйк. Нинди нәтиҗә ясап була? (Ул яңгырау аваз.)
- Ә хәзер кушылмалар тыңлап карыйк. Жа, Жу, Жи, Же, Жо. Ничек уйлыйсыз, авазның яңгырашы үзгәрдеме? Нинди нәтиҗә ясап була?
- Әйдәгез, йозакны ачабыз һәм машинаны өенә кертәбез. Карагыз әле, монда бер хәреф “адашкан”. Сезгә бу хәреф танышмы? (Яңа хәреф белән танышу) Әйдәгез бу хәрефне урынына куябыз. Нинди сүз килеп чыкты? Димәк, машина кайда керде? (Гаражга) Аның өенең исеме ничек була?
IV . Рефлексия
- Хәзер ж хәрефен, [ж]авазын “киендерик” әле. Димәк, нинди нәтиҗә ясап була? ([ж]авазы яңгырау, каты аваз, күпчелек рус теленнән кергән сүзләрдә очрый).

- Укучылар, юлларда бик күп машиналар хәрәкәт итәләр. (Слайдлар күрсәтелә) Урамда хәвеф – хәтәрсез йөрү өчен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны төгәл үтәргә кирәк. Шоферлар һәрвакытта да җәяүлеләрне игътибардан читтә калдырмаска тиеш. Безнең класста да бер шофер егетебез бар икән бит. Ул хәзер безгә үзенең “Шофер буласым килә” җырын җырлап күрсәтер, әйдәгез, без дә аңа кушылыйк - ял да итәрбез, кәефләнеп алырбыз. (Балалар капкачларны бармакларына киеп, машина “кычкырталар”)
Физминутка “Шофер буласым килә” җыры башкарыла.
V. Дәреслек буенча эш.
- Хәзер китап буенча эшләп алырбыз. Һәр вариант баганалап бирелгән сүзләрне укып күрсәтер.
- Фураж сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Аңлатмалы сүзлектән уку) Әйдәгез бу сүздәге авазларны вариантлап “киендерик” әле.(Күмәкләп тикшерү)
Бирелгән текстны бер – беребезгә укып күрсәтик . Рәсем буенча сез нәрсә әйтә аласыз? (Текст белән рәсемнең эчтәлеге бер- берсенә бәйләнгән)
- Укучылар карагыз әле, тагын бер машина юлдан кайта. Арбасына бик күп йөк төягән. Кайдан кайта микән бу машина? (Бакчадан) Ә бакчадан икәнен каян белдегез? (Чөнки ул яшелчәләр һәм җиләк – җимеш төягән)
Хәзер бер уен уйнап алырбыз. “Кем тизрәк яшелчә һәм җиләк – җимеш җыя?” (Аерым кәрзиннәргә җыйдыру һәм күмәкләп тикшерү)
- Ә хәзер дәреслектән “Безнең бакча” текстын укып китербез. (Чылбырлы уку)
- Димәк, бакчада нинди куаклар үсә икән? Өлгергән җимешләрдән нәрсәләр ясап була? Һ.б.(Слайдларны карау)
VI. Йомгаклау.
- Балалар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз? Без сезнең белән бүген бик күп эшләдек, яңа белемнәр алдык . Һәрберегез дәрестә бик актив булдыгыз. Молодцы! Эштән соң бераз тамак ялгап алырбыз. Машина безгә күчтәнәчкә алмалар алып килгән. Алмаларны бер –беребез белән бүлешеп ашарбыз һәм уңышлар теләрбез. Фәхертдинова Ләйсән Әхмәтгаян кызы югары категорияле башлангыч класслар укытучысы

У вас нет прав для создания комментариев.