Уңыш бәйрәме.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ "Заинская средняя общеобразовательная школа"
Хуснетдинова Алевтина Арсентиевна
учитель татарского языка и литературы

Уңыш бәйрәме.
Икенче сыйныфның рус төркеме өчен өчен
Максат: укучыларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Яшелчәләр, маскалар, магнитофон, татар халык әйтемнәре һәм табышмаклар язылган плакатлар, презентация ”Көз”, яфрак Һәм агач рәсемнәре.
Сәхнә бизәлеше. Сәхнәнең уртасында кулына ипи һәм тоз тоткан Сөмбелә макеты. Сәхнәнең ике ягында хезмәткә хөрмәт турында татар мәкальләре язылган плакатлар. Сәхнә уртасында төрле яшелчә, җиләк-җимешләр белән бизәлгән өстәл. Сара Садыйкованың "Үз илемдә" җыры яңгырый.
Сәхнәгә яшелчәләр булып киенгән укучылар кереп, алып баручыга үзләренең килүе турында хәбәр итәләр.
Алып баручының исеме - Уңышбикә.
Бәйрәм барышы.

Балалар, без сезнең белән бергәләшеп «Сөмбелә бәйрәме» (яки «Уңыш бәйрәме» дип атарга була) үткәрергә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме 22 сентябрьдә, көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән.
Бу вакытта инде уңыш-җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып, амбар-келәтләргә тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хужабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Кызлар ана алтын башаклардан Сөмбелә такыясы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан.
Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.
1 нче бала:

Урман, кырларга
Килде матур көз
Җәй үтте дип
Үкенмибез без.
2 нче бала:
Алтын яфрактан,
Алсу яфрактан
Бәйрәмчә итеп
Көз ник киенгән?
Көз ник сөенгән?
3 нче бала:
Ашлыгы уңган,
Җимеше мулдан,
Буралар тулган —
Шуңа сөенгән.
Уңышбикә
Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып кыяр керә)
Керегез , керегез! Түргә үтә күрегез.
Кыяр Хәерле көн, уңыш дустым
Уңышбикә Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?
Кыяр
Хәлем минем бик яхшы,
Уңышлар бик мул булды,
Хуҗам бик тырыш бала,
Түтәле дымлы булды,
Гел утап кына торды.
(ишек шакыган тавыш ишетелә)
Уңышбикә Керегез ! керегез! Түргә үтә күрегез.(помидор керә)
Помидор Исәнмесез! Хәерле көн, дуслар.

Уңышбикә Ә син ничек үсәсең, помидор дус.
Помидор
Хуҗабикәнең кызы
Бик тырыш бала булды.
Су сипте, чүп утады,
Шуңа уңыш күп булды
Бу мәктәптә укыйдыр, дип,
Рәхмәт әйтергә килдем. Уңган, тырыш, тәртипле дип,
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.
(ишек шакыйлар)
Уңышбикә
Керегез, керегез, тургә үтә күрегез.
(суган керә)
Суган
Исәнмесез дусларым!
Хәлләрегез ничек соң?
Миңа карагыз әле.
Мин матур һәм нинди зур!
Уңыш булды бик мул!

Бәрәңге
Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.

Барысы бергә Бик яхшы, бик яхшы! (ишек шакып, җиләк керә, дуслары ҺӘМ хуҗабикә белән исәнләшә)

Җиләк
Исәнмесез, дускайлар!
Минем исемем җиләк.
Хуҗам бик уңган бала
Җыйды берничә чиләк.
Рәхмәт әйтим әле диеп, Мәктәпкә килдем эзләп.
Алма Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.

Уңышбикә Менә нинди уңган, тырыш
Балалар укый бездә.
Хезмәт шулай матурлый шул,
Нур балкый йөзегездә!
(Ашыгып-ашыгып кишер керә, рөхсәт тә сорап тормый хәттә исәнләшми дә, хуҗабикәне туктата).
Кишер
Уңыш туган, туктап тор!
Син бераз гына уйла...
Ник кечкенә мин болай,
Ник кечкенә мин болай?
Шуңа мин бик вак булдым:
Хуҗам бик ялкау малай.
Утамады түтәлне,
Шуңа үсмәдем бугай.
(барысы да кишерне бик кызганалар)
Хор белән
Ой мескен, вай мескен! (ишек шакып кәбестә керә)
Кәбестә
Исәнмесез, дусларым!
Зарланырга дип килдем.
Ялкау, эшлексез хуҗамны
Шәһәрдә эзләп йөрдем.
Чүп утамый, су сипми,
Кәчәнем бер дә үсми.
(Башкалар кәбестәне бик кызганып, яфракларын карап торганда ачуланып, ябык кына кабак килеп керә)
Кабак
Исәнмесез, барыгыз да,
Сез мине таныйсызмы?
Мине караучы малай -
Аның исеме Рамай.
Бакчага һич килмәде,
Минем хәлне белмәде,
Беркайчан су сипмәде,
Ашламалар бирмәде.
Шуңа күрә без, кабаклар,
Аз гына да үсмәдек.
(барысы бергә башларын чайкап)
Аи - яи -яи !
Аи - яи - яи !
Рамай бик ялкау малай!
Уңышбикә (залга карап)
Бик начар бит безнең эшләр,
Нишлик инде, балалар?
Сезнең арада бармы соң
Андый ялкау малайлар?
(Тавышлар: юк, юк!)

Балалар
Безне һичкем хурламасын,
Мактап кына әйтсеннәр,
Барлык мәктәп балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр.

(шул вакыт бик ашыгып чөгендер керә)

Чөгендер
Дуслар, гафу итегезче,
Бәйрәмгә соңга калдым.
Зирәк дустым янына
Табышмак эзләп бардым.
Бик матур итеп бизәлгән конвертны Уңышбикәгә суза. Конверт эчендә яшелчәләр турында табышмаклар ята. Алып баручы бу табышмакларны залдагы балаларга укый, алар җавабын әйтәләр.
Лампа түгел - яктырта,
Мич түгел – җылыта. (Кояш)

Җир астында алтын казык
Аны алалар казып. (Кишер)

Ормый да, сукмый да – елата. (суык)
Утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән мең күлмәк. (кәбестә)

Җиңүчеләргә бүләкләр өләшенә. Уңышбикә укучыларны зирәклекләре өчен мактый һәм кичәне дәвам итә.

Уңышбикә Әйдәгез хәзер уеннар уйныйбыз.
1нче уен. "Яшелчә һәм җимеш җыю".
(Идәнгә яшелчә һәм җимеш рәсемнәре таратыла. Музыка яңгырый, 2 бала аларның исемнәрен кәрҗингә җыялар. Уенның шарты: кем күберәк җыя һәм дөрес әйтә, шул җиңүче була).
2 нче уен. Яфракларга карап, агачларның исемен әйтү. (Каен, имән, юкә, өрәнге.)
3 нче уен. "Кем тизрәк?"
(Укучыларның кулларында агач исемнәре язылган кәгазьләр: юкә, имән, каен, өрәнге һ.б. Балалар татар халык көенә төрле хәрәкәтләр белән бииләр. Көй туктагач, һәр бала бер яфрак алып, үз агачы исеме язылган бала артына баса.
Уенның шарты: кем беренче үз агачын таба.. Уен вакытында яфраклар балалар тарафыннан алыштырыла).

Уңышбикә Кадерле дусларым! Миңа сез бик ошадыгыз. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Ә мин буш кул белән килмәдем. Сезгә күчтәнәч алып килдем..Ә нәрсә ул – уйлап карагыз.

Үзе шардай, эче кандай,
Тәме балдай. Ул нәрсә?
(карбыз)

Балалар. Рәхмәт сиңа Уңышбикә.

Уңышбикә: Балалар тырышып укыгыз,зурларга булышыгыз. Сау булыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.